Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Хәтер-хатирә

Сагынамын мин дә ул чакны!..

Балачактагы Яңа ел бәйрәмнәре һәркемнең күңелендә якты истәлек булып саклана

Яңа елны һәр бала көтеп ала. Безнең өчен ул иң юмарт бәйрәм булгандыр, чөнки мәктәптән дә, әти-әнинең эш урыннарыннан да бүләкләр килә. Пакетларга гадәттә прәннек, печенье һәм конфетлар (анысы да каткан булырга мөмкин) тутырыла. Шуңа да сөенәбез, чөнки юклык вакыты. Нигә алай булгандыр, мәктәп күчтәнәчләренә караганда, колхозда эшләүче әтинең бүләге саллырак: анда алма, мандарин да, әстерхан чикләвеге дә була иде.

Бәйрәмгә чыршы бизәү – күңелле бер шөгыль. 1,5 метрлы ясалма чыршы иде инде ул. Уенчыклары да хәзерге кебек затлы, матур түгел, шулай да кадерле! Ул чорда чыршы уенчыклары да булмагандыр, күрәсең. Мәктәп чыршысын бизәү өчен төсле кәгазьдән (аны да, дәфтәр битен буяп, үзебез төсле иттек бугай) уенчыклар, чылбырлар ясаган истә калган. Хезмәт дәресләрендә уенчыклар ясый идек. Уенчыклар ясау өчен конфет кәгазьләрен дә җыя идек!

Мәктәптә укыганда, сез дә Яңа елга стена газеталары чыгара идегезме? Стена газеталарын чыршы уенчыкларын ватып, ваклап, шуның белән бизи идек бит! Ак буяу булмады микән, өйдән теш пастасы алып килеп, шуның белән буяганыбыз, кар көртләре ясаганыбыз истә. Газетаны чыршы ылыслары белән дә бизәгән булды. Кемнең фантазиясе нәрсәгә җитә бит! Аннан бәйге нәтиҗәләрен көтәсең. Бүләк өчен түгел (аның турында сүз дә юк!), урын өчен! Җиңүгә бездән дә ныграк сөенүче булды микән?!

Яңа ел бәйрәменә күлмәк әзерләү кыйссасын өлкәннәр хәтерлидер. Күлмәкне “дождик” я мамык белән бизәп “кәттәләнә” идек. Күлмәге дә яңа түгел, инде киелгән (ул чорда яңа күлмәк сораучы бала булды микән ул?!) Иң мөһиме – күлмәкнең бәйрәмчә бизәлүе кирәк! Башка киелүче таҗны да әниләр ясап бирә. Картоннан! Катыргы кәгазьне һаман да шул мамык һәм вак чыршы уенчыклары белән бизәп! Аңа “дождик” асасың да бетте – бала бәйрәмгә әзер! Әкият герое булып киенеп килергә кушканда, битлекләрне, костюмнарны да үзебез ясый идек. Иске киемнәр дә файдага ярый. Аю булам дисәң – тун, күбәләк булырга теләсәң, төсле күлмәк ярдәмгә килә. Юкка да сөенә, канәгать була белгәнбез!

Мәктәпнең дә, мәдәният йортының да костюмнары булмагандыр инде, өлкән сыйныфларда укыганда, Кар кызы ролен башкару өчен туганымның туй күлмәген сорап торасы булды. Кыш бабай костюмы да бик сыйфатлы түгел иде. Тунын ел саен тегеп, сакал-мыекларын мамык өстәп яңартканыбыз хәтердә.

Шулай да ул чордагы бәйрәмнәр иң күңелле, җанга ятышлы булып истә калган. Балачак бәйрәмнәре булганга микән, әллә ихластан әзерләнгәнгәме? Бүген дөньябыз җитеш. Балачакта тансыкка гына килгән тәм-том белән көн саен сыйланабыз. Бәйрәм саен яңа күлмәк киябез. Барысы да бар кебек, әмма балачактагы хисләрне кайтарып булмый. Бер генә бәйрәм дә балачактагы кебек рухландырмый.

Равил Тимкин фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев