Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Мөслим сандугачын хөрмәтләп

Миргарифан Ханнанов – мөслимлеләр күңелендә

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ханнанов Миргарифан Мирзагали улы яшәгән йортка элмә такта куелды. Әлеге чарада район җитәкчелеге дә катнашты.

Миргарифан абыйның бакыйлыкка күчүенә ике ел вакыт үтеп китсә дә, мөслимлеләр легендар шәхесне онытмыйлар. Аның үзгә тавышы, тембры чыннан да кабатланмас иде! “Үзәкнең әллә кайсы күзәнәкләренә үтеп, күңелләрне айкый торган моңлы тавышы белән үзе артыннан җырлы һәйкәл калдырды”, – диде аның турында чарада катнашучылар.

– Миргарифанымны уйламаган, искә алмаган бер генә көнебез дә юк. Вакыт йомгагы синең белән исәпләшми тәгәри дә тәгәри. Райондашларыма чиксез рәхмәтлемен. Моңлы җырчыбызны онытмыйлар. Бәйрәмнәрдә, ярминкәләрдә аның җырлары яңгырый. Тавышын ишетеп бик сөенәбез, күңел үткән елларның бәхетле вакытларын сагына... Үзәкнең яшерен күзәнәкләренә үтеп, күңелләрне айкый торган моңлы тавышлы Миргарифан якыннарының күңел түрендә һаман да яши әле. Бүгенге чарада да аның җырлары яңгырый. Алар кадерле кешебезнең рухына дога булып ирешсен иде, – диде хәләле Венера апа.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 4 октябрь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев