Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Күңел түреннән чыккан сүзләр (фоторепортаж)

Мөслим туган якны өйрәнү музеенда якташыбыз Рифкать Гардиевны искә алу кичәсе булды.

“Күңел түреннән чыккан сүзләр” дип исемләнгән чарада райондашларыбыз белән бергә Чистай, Бөгелмә районнары вәкилләре дә катнашты.
Озак еллар Чистай шәһәренең сукырлар җәмгыятен җитәкләгән Рифкать абый – Кырынтау авылы егете. Дөм сукыр булса да, якташыбыз тулы канлы тормыш алып бара: шигырьләр яза, бию конкурсларында җиңүләр яулый.

 – Рифкать абый безнең йөрәкләрдә якты шигъри, моңлы җанлы, тормыш ямен күңел күзе белән күргән шәхес буларак саклана. Ул һәрвакыт актив булды, сәламәт яшәү рәвеше алып барды. Йөгерү, чыныгу, бәкедә коену булсынмы, күрмәүчеләр арасында шашка, армреслинг һәм авыр атлетика ярышларымы – берсеннән дә калмады, – ди Рифкать абыйның хезмәттәше, дусты Альмира Шәрифуллина. 

Башлангыч мәктәпне Рифкать туган авылында тәмамлый, аның урыны һәрвакыт алгы партада була. “Укытучының язуын авырлык белән укый идем”, – дип яза ул истәлекләрендә. 12 яшендә авыруы тумыштан булуы ачыклангач, ул укуын сукыр һәм начар ишетүче балалар өчен Лаеш интернат-мәктәбендә дәвам итә. Кайсы табибка мөрәҗәгать итмәсеннәр, беркем дә ярдәм итә алмый. Дәфтәр юлларын күрмәсә дә, уку аңа җиңел бирелә, хәтере яхшы була. 1979 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый, математика укытучысы белгечлеген алып, Әлмәт шәһәрендә сукырлар өчен кичке мәктәптә эшли башлый. 1986 елда аны Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай территориаль башлангыч оешмасы рәисе итеп сайлыйлар. Ике елдан ул Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан идарәсе президиумы әгъзасы итеп сайлана. 

Лилия Шәймева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 3 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев