Геройлар истәлегенә
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Айдар Зиннуров белән Илмир Монасыйповны искә алдылар.
Ташлыяр авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Айдар Зиннуров һәм Илмир Монасыйповның туган йортларына элмә такталар куелды. Тантаналы чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов катнашты. Ул, егетләрне үстергән әти-әниләргә рәхмәтен җиткереп, чәчәкләр тапшырды. Элмә такталарны ачу тантанасыннан соң Ташлыяр мәдәният йортында егетләр истәлегенә көрәш турниры үтте. Ярышны Ташлыяр егетләре оештырды һәм иганәчелек ярдәме күрсәтте.
Айдар Зиннуров 1987нче елның 3 февралендә дөньяга тәүге авазын сала. Ташлыяр урта мәктәбен тәмамлагач, Әлмәт физкультура техникумында укый. 2006 елда хәрби хезмәткә алына. Бер елдан соң Айдар, контракт төзеп, Чечняга китә. Анда ул ике ел разведчик булып хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң КамАЗга эшкә керә.
2010 елда гаилә кора. Бер-бер артлы ике балалары туа.
2022нче елның сентябрендә Айдар Зиннуров, мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциягә китә. Луганскида разведчик булып хезмәт итә. Аннан Донецкига күчә.
– Беркайчан да зарланмады. Һәрвакыт: “Барысы да яхшы, әни”, – дип әйтә торган иде. Шулай да, соңгы тапкыр ялга кайтканда, 2024 елның язында, боегып, моңсуланып калган иде. 3 июльдә янәдән МХОгә китте. 23 июльдә, шалтыратып, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүен әйтте. 26 июльдә тиз генә хәбәргә чыга алмаячагын хәбәр итте. Берничә көннән дуслары Айдарымның һәлак булуы турында әйттеләр, – ди Айдарның әнисе Ирина апа.
– Биографиясенә күз салсак, Айдар бала чагыннан ук илне яклаучы, ныклы ир-ат булып үскән. Киләчәгебез – матур, әти-әниләребез исән-сау булсын, балаларыбыз тыныч тормышта яшәсен, дип киткәндер. Андый егетләр күп түгел. Аның истәлеген без сакларга һәм киләчәк буыннарга җиткерергә, горурланырга тиешебез. Ташлыярда алар – чын геройлар, – диде Ирек Салихҗанов.
Шук, тиктормас, шул ук вакытта бик ярдәмчел, киң күңелле егет була Айдар. Хоккей ярата, капкачы була. Ярышларга йөри. Йөзүдә, йөгерүдә дә сынатмый. Ташлыяр мәктәбенең физкультура укытучысы Илшат Яббаров егетләрдә көрәшкә мәхәббәт уята. Ул башка эшкә күчкәч тә, егетләр көрәшне ташламый. Ярышларда катнашалар, җиңүләр яулыйлар. Айдарның физкультура техникумына укырга керүенә дә көрәшкә, спортка мәхәббәт сәбәп була.
– Көрәш буенча беренче тренировкада спорт залы тулы иде. Икенче тренировкада үзен көчле итеп тойганнар гына калды. Көрәшкә йөрүче егетләрне, үз-үзләренә ышаныч уянсын өчен, үземә каршы сугыштыра идем. Уйнап сугышканда, башта мин җиңә идем, соңрак, алар җиңә башлагач, бу шаяруны туктаттым, – ди Ташлыяр егетләрендә көрәшкә мәхәббәт уяткан Илшат Яббаров. – Ул вакытта көрәшче егетләр, кечкенә булуларына карамастан, авылга яңа сулыш өрделәр. Көрәшне үстерүгә өлеш керттеләр, районда, республика күләмендә үзләрен таныттылар. Айдар белән Илмир бүген арабызда юк, алар истәлегенә узучы көрәш турниры авылга яңа сулыш өрсен иде.
Римма Афзалова фотолары
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 17 апрель саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев