Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Хәтер-хатирә

Бүген, 3 сентябрьдә, терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә

Район мәктәпләре укучылары «Тормыш тамчысы» акциясенә кушылдылар

Бу көн 2004 елның Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Ул вакытта террор акты нәтиҗәсендә йөзләрчә кеше, шул исәптән сабыйлар да, һәлак булды. Өч көнлек тоткынлык вакытында алар сусызлыктан интегәләр.

Мөслим районында терроризм корбаннарын искә алу уңаеннан төрле чаралар узды. Район мәктәпләре укучылары "Тормыш тамчысы" акциясенә кушылдылар. Акция кысаларында балалар тормышның нинди кыйммәтле икәнен, суның тереклек өчен ни кадәр мөһимлеген тагын бер кат искә төшерделәр. Укучылар, кулларына су алып, чәчәкләргә сиптеләр. Мәктәпләрдә тематик дәресләр дә үткәрелде.

Һәр чарада Бесланда һәлак булганнарны искә алып, бер минут тынлык игълан ителде.

Рәмилә Сәләмова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев