Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Батырлар йорты ярдәм көтә

“Батырлар йорты” хәрби дан музее дүрт ел элек ачылган иде. Биредә хәрби экспонатлар, сугышчан экспозицияләр урын алган. Әлеге музей Мөслимнең истәлекле урыннарының берсенә әверелде.

Туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы турындагы материаллар күп җыелу сәбәпле, барысына да урын җитми иде, шуңа бәйле Бөек Ватан сугышы истәлекләрен саклаучы аерым музей булдыру фикере туа. 

– Район башлыгы безгә элеккеге гараж бинасын тәкъдим итте. Башта берничә сугышны чагылдыручы музей ясарга уйладык, аннан бинаны тулысынча Бөек Ватан сугышы тарихына бирергә булдык, – ди музейның фәнни хезмәткәре Равил Тимкин.

Батырлар йортының бер залы Ватан геройларына багышланган. Биредә өч Советлар Союзы героена һәм “Дан” орденының тулы кавалеры Бадыйк Салиховка багышланган стендлар урын алган. Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган берничә стенд урнаштырылган, сугыш чорындагы окоп һәм блиндажның музей тибындагы экспонатлары урын алган. Биредә фронтта кулланылган төрле коралларны да күрергә мөмкин. 

Залда ике электрон система эшли. Аларның берсенә – Бөек Ватан сугышы чоры, икенче системага Әфган, Чечня сугышлары, Сириядәге вакыйгалар хакында мәгълүмат тупланган. Системада махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган яңа бүлек тә ясалган. 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 31 май санында укыгыз

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев