Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Алар хөрмәткә лаек (+фоторепортаж)

Әфганчы Алмаз Мирзаянов яшәгән йортка элмә такта куелды.

Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнашты. Чараны иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов алып барды.

– Әфганчылар яшәгән йортларга элмә такта урнаштыру матур традициягә әйләнде. Бүген шундый тугызынчы такта куелды. Бәйрәмдә локаль сугыш
ветераннарын, Сарман, Тукай, Актаныш, Мамадыш, Кукмара районнарыннан килгән әфганчыларны, райондашларыбызны күрү – зур сөенеч. Башкаларның шатлыгына сөенә белү – күркәм сыйфат, – диде Азат Әхмәтҗанов.
Алмаз Мирзаянов тумышы белән Актаныш районының Табанлыкүл авылыннан. Ул 1966нчы елның 8 октябрендә дөньяга килгән. Алмазга 11 яшь булганда, гаилә Мөслимгә күчеп килә. Әтиләре Фирдәвис абый укытучы булып эшли, соңрак район хәрби комиссариатында хезмәт куя. Әнисе халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында тегүче булып эшли.
Алмаз 1984 елда Мөслим урта мәктәбен тәмамлый. Хәрби хезмәтне Төркмәнстанның Теджен шәһәрендә урнашкан хәрби частьта башлый. Анда “БМП-1” хәрби техникасында наводчикоператорлар әзерләүче курслар үтә. 

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотолары

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 24 май санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев