Список Рубрик
-
Күз генә димәгез!
Күзләргә тәэсир итүче тискәре факторлар күп: компьютер мониторы алдында, машина руле артында, көчле җилдә һәм кояш нурлары астында, тузанлы урамда, үсемлекләр чәчәк атканда... Киң таралган күз авырулары һәм аларны дәвалау ысуллары хакында югары категорияле офтальмолог Нәкыйбә Гайнетдинова белән сөйләштек.
-
Тынмасыннар гармун моңнары
23 сентябрь көнне районыбыз гармунчылары “Курай” паркына “Уйнагыз, гармуннар!” фестиваленә җыелды. Барысы 22 гармунчы сәхнәдә осталыгын күрсәтте, тамашачыларга моңлы көйләр бүләк итте.
-
Профилактик эш
Мөслим мәктәпләрендә “Наркоманияне һәм тәмәке тартуны кисәтү” темасына класс сәгатьләре уздырыла
-
“Тоннель” операциясе үтте
«Тәртипсез» машина йөртүчеләр ачыклады.
-
Яндырмагыз!
Шәхси секторда яшәүчеләр бәрәңге сабагын да, ихатадагы чүп-чарны да яндыра.
-
Айзиләдән – лагман
Райондашыбыз Айзилә Мөхәмәтҗанова ит ризыкларына өстенлек бирә. Айзилә лагман рецептын тәкъдим итте. Көнчыгыш ризыгы тәмле һәм туклыклы булуы белән аерылып тора.
-
Геофизиклар эшли
Тат.Бүләр авылы янында вагоннардан торган кечкенә шәһәрчек барлыкка килүенә игътибар итүчеләр булгандыр. Геофизиклар шәһәрчеге бу. Бөгелмәнең “ТНГ-Геосейс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли биредә. Геофизиклар атналар, айлар буе шунда яшәп эшли.
-
Куян итеннән бәлеш
Ит бәлешеннән дә тәмлесе юктыр. Бәлеш – татар халкының милли ризыгы. Аның эчлеге төрлечә булырга мөмкин – сыер ите белән дә, каз ите белән дә. Бәрәңгеле дә, кабаклы да, ярмалы да була ала ул. Ә менә куян итеннән бәлеш аеруча сусыл була.
-
Балык пирогы
Камыр эшләнмәләрен элек кунак килгәндә генә пешерсәк, хәзер көндәлектә дә бик теләп ашыйбыз һәм пешерәбез. Көндәлеккә пешерергә бик тәмле пирог рецепты тәкъдим итәм. Аны әзерләү бик җиңел, кул астындагы ризыклардан гына әзерләнүе белән дә отышлы ул
-
Асыл җепләр белән
Саһира Абдуллина белән райондашларыбыз Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленә әзерләнгән күргәзмә аша танышты. Күргәзмәдә “Каз-үрдәк мамыгыннан ястык- мендәрләр тутыру һәм матур чигеш белән тәэмин итү” номинациясендә оста куллы райондашыбызның чигүле мендәрләре икенче урынны алды.
-
Эзләмә! Табаалмассың?!..
Килен булып төшүгә, каенанасы кат-кат кисәткән иде Мофавазаны, югыйсә. – Иреңнән аракы яшереп маташма. Әллә кайларга яшерсәң дә, барыбер эзләп таба ул эчкән кеше. Мин шешәсен дә кулыма тотмадым аракы дигән шайтанның. Атагыз үзе алып кайтты, үзе хәл итте, табасын үзе тапты шуның белән. Ничек өйрәтсәң, шулай китәр, яшереп маташма. Торсын шунда күз алдында. Шулай итсәң, лүтше эчми ул ир-ат, – дигән иде. Тыңламады шул кайнанасы сүзен килен кеше. Чөнки үз әнкәсе гомере буе иреннән аракы яшерерде. Яшь хатын да әнисе гадәтен куды, шулай дөресрәк булыр, дип уйлады, ахры.
-
Фотоларында туган җиргә мәхәббәт чагыла
Социаль челтәрләрдә Флүн Вилдановның фотоларын күреп сокланмаган кеше юктыр. Туган җиребезнең матурлыгы тасвирлана аларда.
-
Өйдә ясалган сыр
Үзем сынап караган рецепт буенча өйдә сыр ясарга тәкъдим итәм. Күп вакытны да алмый, арзанга да төшә, иң мөһиме, тәмле һәм файдалы булачак. Продуктлар авылныкы булса, сыр һичшиксез уңачак.
-
Кишер тәкәсе
Кишер тәкәсе – һәр табында тансык ризык. Ул тәмле генә түгел, ә файдалы да. Кишер каротинга бай. Ул сәламәтлек өчен мөһим. Райондашыбыз Зөлфия Галиевадан кишер тәкәсе рецептын тәкъдим итәбез.
-
Өлкәннәр хөрмәтләнде
Халыкара өлкәннәр көне районыбызда ел саен зурлап билгеләп үтелә.