Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Күз генә димәгез!

Күзләргә тәэсир итүче тискәре факторлар күп: компьютер мониторы алдында, машина руле артында, көчле җилдә һәм кояш нурлары астында, тузанлы урамда, үсемлекләр чәчәк атканда... Киң таралган күз авырулары һәм аларны дәвалау ысуллары хакында югары категорияле офтальмолог Нәкыйбә Гайнетдинова белән сөйләштек.

– Нәкыйбә Гаффаровна, сезгә нинди күз авырулары белән ешрак мөрәҗәгать итәләр?

– Райондашларыбыз катаракта, глаукома, күз челтәрләренең үзгәрүе белән еш мөрәҗәгать итә. Кызганыч, күпчелек очракта күз күреме начарлана башлагач кына ярдәм сорап киләләр.

– Елның кайсы фасылында күзләр авыртуга күбрәк зарланалар?

– Гадәттә, җәен күз табибына мөрәҗәгать итүчеләр саны арта. Бакча эшләре чорында һәм эсселек хакимлек иткәндә бик күпләрнең кан басымы күтәрелә. Күз челтәрендә кан саву, күздәге кан тамырларында тромблар барлыкка килә. Күз табибына вакытында килеп, дәвалана башламасаң, күзсез калуың да бар. Бакча эшләре вакытында яисә авыр физик эшләрдән соң отслойка барлыкка килергә – күз челтәре урыныннан кубарга, ертылырга мөмкин.

– Нәкыйбә Гаффаровна, күз авырулары башланганын ничек белеп була?

– Күз авырулары кинәт башлана һәм аларның бернинди билгеләре дә булмый. Глаукоманы вакытында дәвалау кирәк, ә ул озак вакыт үзен сиздерми. Авыру начар күрә башлагач кына табибка килә, бу вакытта глаукома соңгы стадиягә җиткән була. Глаукоманы башлангыч стадиясендә дәвалау өчен 40 яшьтән узган һәркем елына ике мәртәбә күзләрен тикшертергә, күзләрнең кан басымын үлчәтергә тиеш. Глаукома – бик мәкерле авыру. Кеше авыруның өченче, дүртенче стадиясендә генә килсә, сукырлыкны төзәтеп булмый, чөнки күрү нервы зыян күргән була. Шикәр чире белән авыручыларга да күзләрен һәрдаим тикшертеп торырга кирәк.

– Кайвакыт күзләр яшьләнә башлый. Тик торганнан да күздән яшь агу – нормаль күренешме?

– Коры һавада яисә көчле җил вакытында күзләрнең яшьләнүе – табигый хәл. Шул рәвешле күзләр төрле бактерияләргә, сезонлы инфекцияләргә – ОРВИ һәм гриппка үтеп керү өчен саклагыч киртә булып хезмәт итә. Күзләрнең корылыгыннан котылам дип дымландырып торучы күз тамчылары алганда, үз белдегегез белән теге яки бу даруга өстенлек бирмәгез. Даруны бары тик күз табибы һәм күзләрне тикшергәч кенә билгели ала.

– Ә күзгә арпа чыгуның сәбәбе бармы?

– Фәнни телдә арпа чыгу “гордеолум” дип атала. Ул керфек төбендәге май бизләренең яки төк янчыгының эренләп шешүеннән гыйбарәт. Арпаны үз белдегең белән дәваларга тырышу – зур хата. Кайберәүләр хәтта күзгә чыккан арпаны сыта башлый. Күздәге арпаны стафилококк бактерияләре китереп чыгара. Иммунитет нык булганда организм аларга бирешми. Керфек төбендәге арпа да шул рәвешле пәйда була. Дөрес тукланмаган, чамадан тыш авыр физик эш башкарган, даими рәвештә стресс кичергән кешедә ул берничә урында чыгарга мөмкин. Пычрак куллар белән күзләрне уганда, тузанлы бүлмәдә эшләгәндә дә арпа чыгу ихтималы зур.

– Нәкыйбә Гаффаровна, коронавирус авыруы күзгә зыян саламы?

– Соңгы вакытта күрү сәләте бозылган пациентлар күп килә. Кайберәүләр күз алдындагы әйберләр ике булып күренә, дип зарлана. Бу хәл ковидны бик авыр кичергән кешеләргә хас, дияр идем. Ковидтан соң күзләрдә үзгәреш сизсәгез, озакка сузмыйча офтальмологка күренергә кирәк.

– Күпләр күз кабагы төшә, дип борчыла. Бу җитди авырумы?

– Офтальмологиядә блефароптоз дигән диагноз бар. Бу күз кабагы төшүе белән бәйле, күз алмасын, күз кабагын тотып тора торган мускул эше бозылу аркасында барлыкка килә. Бу процесс картаю белән дә бәйле булырга, җәрәхәт яки баш мие авыруларыннан соң, операцияләрдән соң да булырга мөмкин. Җитди авыру саналмаса да, бу – косметик дефект. Кайберәүләр өчен начар күрә башлауга да сәбәп булырга мөмкин. Күз кабагын хирургия ысулы белән күтәртеп була.

– Балаларда күз авырулары еш күзәтеләме?

– Балалар арасында миопия – ерактан начар күрү күбәйде. Элегрәк миопия яшүсмерләрдә күзәтелсә, хәзер 4-5 яшьлек балаларда да ачыклана. Сәбәбе – гаджетлар. 7-8 яшькә кадәр балалар монитор яктылыгын авыр кабул итә. Балаларга гаджетларны 15-20 минут кына кулланырга ярый. Биологик актив кушылмалар кабул итү дә ярдәм итә, ләкин аларны табиб белән киңәшләшеп кенә эчәргә ярый. Кайбер балаларда күз авырулары тумыштан килә. Әти-әниләр моны балалар мәктәпкә барыр алдыннан гына белә. Бала тумыштан ук ерактан яисә якыннан начар күрсә, астигматизм булса, күзлек кияргә киңәш итәбез. Башкача балаларда амблиопия, ягъни “ялкау күз” авыруы барлыкка килә. Әлеге авыруны бала 9-10 яшькә җиткәнче дәваларга кирәк.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев