Эзләмә! Табаалмассың?!..
Килен булып төшүгә, каенанасы кат-кат кисәткән иде Мофавазаны, югыйсә. – Иреңнән аракы яшереп маташма. Әллә кайларга яшерсәң дә, барыбер эзләп таба ул эчкән кеше. Мин шешәсен дә кулыма тотмадым аракы дигән шайтанның. Атагыз үзе алып кайтты, үзе хәл итте, табасын үзе тапты шуның белән. Ничек өйрәтсәң, шулай китәр, яшереп маташма. Торсын шунда күз алдында. Шулай итсәң, лүтше эчми ул ир-ат, – дигән иде. Тыңламады шул кайнанасы сүзен килен кеше. Чөнки үз әнкәсе гомере буе иреннән аракы яшерерде. Яшь хатын да әнисе гадәтен куды, шулай дөресрәк булыр, дип уйлады, ахры.
Дөрес, баштагы елларда ире Рәхимҗан бәйрәм- сәйрәннәрдә генә капкалый иде шул бәдбәхетне. Тора-бара бу гадәте ешайды. Һөнәре дә шундыйрак – колхозның төзүчеләр бригадасында иң дәрәҗәле балта остасы ул. Эштән соң яки колхоз эшеннән арынып торган араларда авылдашларына бик ярдәм итте: какты-сукты, төзәтте, төзеде, бурасын бурады... Ә түләү исә күбрәк аракылата булды. Таныш-белешләрдән акча алырга читенсенде Рәхимҗан, акча корты, дип әйтерләр кебек тоелды...
Әкренләп эчү гадәткә әйләнә башлады. Хатынының яшереп куйган аракыларына да тынгылык бетте. Эчкән кешегә шайтаннар ярдәм итә, юл күрсәтә диюләре дөрестер. Рәхимҗанның да шайтаннары эзләнү эшендә бик ярдәмчел булдылар. Махмырдан интегеп, арлы-бирле йөренеп алҗыгач, чоланга кереп башын мендәргә терәве була, күзләр йомыла башлауга теге информаторлардан сигналлар килә башлый...
Бәрәңге бакчасы уртасында ничәмә еллар сүтелми яткан иске кара мунча бар. Һаман кул да, вакыт та җитми шуны эш итәргә. Бүген менә шул мунча ярдәмгә килде бит эшеннән кызмача кайткан Рәхимҗанга! Төшке ялга кайткач, бераз черем итеп алыйм дип кенә яткан иде. Күзләрен йомуга, үзен иске мунча эчендә итеп күрде. Мунча миченең таш араларыннан ике яшел елан сузылып чыга да, кире кереп китә, чыга да кире кереп китә...
– Бу хәл тикмәгә түгел, – диде куркуыннан сикереп торган Рәхимҗан. – Аракыны яшел елан, диләр. Пожалый, Мофауның (хатынының исемен тулысынча әйтеп тормый ул соңгы елларда) яшереп куйган аракысы шул тирәдә булырга тиеш!
Хатыны өйдә юк иде. Бәрәңге сабакларына зыян китермәскә тырышып, Рәхимҗан мунчага таба атлады. Мунча мичендәге көлне сапер төгәллеге белән сакланып актара башлауга, кулындагы кисәү агачы чык итеп нәрсәгәдер бәрелеп алды. Сөенеченнән тыны кысылган ир көл арасыннан ике шешә аракыны алып куенына яшерде дә, бәхет кошы тоткандай, бакча артлап кына эшенә сыптырды...
Берничә көннән соң, ишек алдына ике йөк печән кайтарып, өч-дүрт ир аны түбәгә урнаштырып бетергәч кенә теге шешәләрнең юклыгы ачыкланды.
– Сидегемне эчәрсең икән, сидегемне! – дип ысылдады хатыны Рәхимҗан яныннан үткәндә. – Тап хәзер үзең өмәчеләреңне бәхилләтергә берәр нәрсә!
Шулай дисә дә, икенче бер урында запасы булган, ахры, хатынның. Тиз арада табын уртасына ике ярты менеп кунаклады.
– Ягез, җегетләр, беренче йөк печән кайту хөрмәтенә тотып куйыйк берәрне! – дип, хуҗаларча кулларын угалаштырып, Рәхимҗан табын янына килеп утырды, кеше-кара җитешкәләгәнче беренче чәркәсен тамагына озатты.
– Ух, ничек эчә микән шушы заразаны урыслар! – дигән булды суган кыягын чәйни-чәйни.
Тагын бер тапкыр еланнары булышты Рәхимҗанга. Үзенә өйрәнчек итеп билгеләнгән Рамазан белән колхоз бозауларына җәйге торак төзеп йөргән көннәре. Төшке ашны колхоз ашханәсендә ашагач, Рәхимҗанның төзелеп бетмәгән яңа өенең верандасына кереп, бераз черем итеп алалар. Беркөнне Рәхимҗан, ятып торган җиреннән сикереп торды да:
– Кайдадыр шушы тирәдә Мофауның аракы склады булырга тиеш. Сайгак араларыннан егермеләп яшел елан чыгып, кире кереп китте. Давай, Рамай, энекәш, эзләш! Табышы уртак булыр! – дип, әмер бирде. Остазын ярты сүздән аңларга өйрәнеп килүче шәкерте дә шул арада сикереп торды.
– Эш кораллары арасыннан кадак суыргычны алып кер әле. Түлке Мофау күрмәсен, – диде остаз. Кадак суыргыч белән идән сайгакларын күтәреп җибәрүе булды Рәхимҗанның, нәкъ ул чамалаган урында бер тартма аракы, мин монда гына, дигән кебек кукыраеп утыра иде.
Урманчы булып эшләүче кодалары, өмә итеп лесхоз печәнен чаптырырга дип, кичә генә алып килгән иде аларны. Әлбәттә, Мофаваза, ире моннан мәңге эзләп тапмас, дигән уй белән тартманы шунда куйдырткан иде. Ике шешәне тиз генә үрелеп алды да Рәхимҗан, сайгакларны ябып, ишеккә юнәлде. Ике дус ишек алдына чыгуга, каршыларына бәрәңге бакчасыннан чыгып килүче Мофаваза очрады.
– Нишләп бик тиз? Әле кайтуыгызга кай ара. Чәй дә эчеп тормыйсызмыни? – дигән булды хатын.
– Эшне бүген төгәлләргә исәп. Җитмәсә, ыструмитлар да җирдә таралган килеш калган, – диде Рәхимҗан, үзе дә сизмичә кулындагы эш кораллары белән тулы тартмасына ымлап.
Ул көнне Рәхимҗан бик соң гына кайтып урынына кереп ауды. Мондый күренеш соңгы арада гадәти хәлгә әйләнгәнгә, Мофаваза да, балалар да аңа артык әһәмият бирмәде.
Иртәнге якта ир йокысыннан уянып, урыныннан тормакчы булган иде дә башы чатнауга түзә алмый кире урынга ауды.
– Их, башны төзәтәсе иде бит ничек тә! Каян табарга бер йөз грамм? Шунда келт итеп веранда базындагы аракы тартмасы исенә төште. Хатынының сыер саварга чыгып киткәнен генә көтеп торды да, кача-поса верандага үтеп, идән астыннан үрелеп кенә бер шешәне эләктерде ир...
Кичке якта, эштән кайтышлый хәл белергә дип, күрше авылда яшәүче урманчы кодалары кереп чыкты. Гадәттәгечә, бераз салмыш Рәхимҗан эштән кайтып кына кергән иде.
– Әйдәле, кода, күптән очрашкан да юк. Бакча артына төшик әле, утырыйк әле бер сөйләшеп. Миндә бер урыс малае да бар, – диде Рәхимҗан, күзләрен серле итеп кыскалап. Коданың да әпитите килгән чак иде, карышып тормады. Ике кода, кабымлыклар алып, сәйранга чыгып киттеләр. Аларга өенә кайтып китәргә өлгермәгән Рамазан да иярде, чөнки Рәхимҗан аңа да мәгънәле итеп күз кыскалап алган иде.
Шактый кызып алган ике кода, дөнья хәлләрен сөйләшеп, берсен-берсе макташып, шактый утырдылар. Алларындагы шешә бушый башлауга, Рәхимҗан берничә мәртәбә:
– Рамай дус, табынны кара, – дип, кисәткәләп алырга да онытмады. Рамазан һәр әмерне шул арада җиренә җиткереп үти барды. Кодалар бер-берсенең иңсәсенә кулларын салып, яшелле-кызыллы тавышлар белән:
Без яшибез кодаларның
Бер дигәннәре белән, – дип җыр сузганда җәйге таң беленә башлаган иде инде.
Ике көннән соң, урманчы кода печән өмәсе ясады. Печәнчеләргә бер тәкә суйдырган иде. Урман аланында зур казанда аш пешертте. Аш өлгергәнче, бишекле мотоциклы белән авылга кайтып, теге тартманы алып килергә булды...
– Үләм, – дип, чәрелдәп җибәрде Мофаваза, ярымбуш тартманы күргәч. – Монысына да җитешкән! Ай, оятсыз, җир бит! Кая куйдың мондагы шешәләрне? – дип җилтерәтте эштән кайтып кына кергән ирен. – Үзебезнеке булса, бер хәл иде! Коданың аракылары иде бит ул!
– Бәррәч, коданыкы идемени? Нигә соң аны алдан придуприждайт итеп куймадың? – диде ир үтә беркатлы кыяфәт ясап. – Кода, мин генә хәл итмәдем ул шешәләрне. Теге көнне үзең дә эчештең! Оныттыңмыни? Әле ике шешәсен күчтәнәч итеп кесәңә тыккан идем!
Шушы хәлдән соң ике кода байтак вакыт бер-берсенә эндәшешмичә йөрделәр.
Еллар үтте. Рәхимҗан да әкренләп шайтан суыннан бизә башлады. Ник дигәндә, бавыр да үзен сиздергәләп тора, ашказанында да җәрәхәт бар, диләр. Мофаваза да хәзер аракы яшереп азапланмый. Кирәге чыкса дигән берничә яртысы суыткычта тора. Күз алдында торгангамы, Рәхимҗанның аракыны кабып та карыйсы килми, тәме, ләззәте юк кебек. Әллә лимит та бетеп барамы?
Капка төбендәге әңгәмәләрдә эчү, аракы турында сүз чыкса, Рәхимҗан хәзер болайрак сөйли:
– Ни дип эчәләрдер шул аракыны! Бердән, сәламәтлекләрен бетерәләр, икенчедән, акчаны суга салу бит ул. Шул акчага балаларыңа берәр тәмле ризык алып ашат һич булмаса. Тормыш өчен берәр файдалы әйбергә тот! Симияңның тынычлыгын бозып, гомер иткән хатыныңның гайрәтен чигереп яшәүнең ни кызыгын табалар, диген!
Янында утырган күршеләренең авыз читләре белән елмайганын әллә күрми, әллә күрмәмешкә салыша Рәхимҗан...
Гөлфия МӨХӘМӘТГӘРӘЕВА.
Тегермәнлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев