Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Яндырмагыз!

Шәхси секторда яшәүчеләр бәрәңге сабагын да, ихатадагы чүп-чарны да яндыра.

Бәрәңге алу чорында Мөслимгә төтен исе тарала. Шәхси секторда яшәүчеләр бәрәңге сабагын да, ихатадагы чүп-чарны да яндыра. Бу табигатькә зыян сала һәм янгын куркынычын да арттыра. Бәрәңге сабакларын яндырмагыз! Моның өчен штраф каралган. “Штраф суммасы 5 мең сумнан башлана. Бәрәңге сабакларын каты көнкүреш калдыкларын җыючы машинага чыгара аласыз. Алар бәрәңге сабакларын алып китәргә тиеш. Гражданнар бәрәңге сабакларын машина арбасына үзләре салып җибәрергә тиеш (капка алдына өеп калдырмагыз!). Таләпләрне үтәмәгән ике райондашыбызга штраф салынды. Рейдлар алга таба да дәвам итәчәк”, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев