Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Геофизиклар эшли

Тат.Бүләр авылы янында вагоннардан торган кечкенә шәһәрчек барлыкка килүенә игътибар итүчеләр булгандыр. Геофизиклар шәһәрчеге бу. Бөгелмәнең “ТНГ-Геосейс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли биредә. Геофизиклар атналар, айлар буе шунда яшәп эшли.

Тормыш өчен бөтен шартлар да тудырылган. Тукланыр өчен – ашханә, юынырга – мунча, душ бар. Дүрт-сигез кешелек вагоннарда суыткыч, телевизор куелган. Хәзерге вакытта районда 90га якын геофизик эшли. Эш күләме зур булганда кеше саны 200дән дә артып китә.
– Төп эшебез – тикшерү эшләре алып бару. Җир асты байлыкларын өйрәнәбез, нефть, газ пластларын ачыклыйбыз. Шул максаттан унар километр тирәнлектә тикшерү эшләре үткәрәбез. Сейсмотикшерү вакытында, акустик дулкыннар җибәреп, нефть пластларын билгелибез. Мәгълүматларны өйрәнеп, 3D форматта ятманың киселешен бирәбез. Тортны кискәч, эчендәге катламнарны күргән шикелле, нефть пластын экранда күрү мөмкинлеге туа. Бу эш заманча куәтле техника ярдәмендә башкарыла. Берничә машина берьюлы махсус приборлар ярдәмендә җирне “селкетә” башлый һәм акустик дулкыннар барлыкка килә. Акустик үлчәү берәмлеген геология теленә күчереп, заказчыга җибәрәбез, – ди җәмгыятьнең техник җитәкчесе Марат Рамазанов.
Биредә эш төгәлләнү белән егетләр икенче урынга күченә. Йөк ташу машиналары да, ягулык салу станциясе дә – үзләрендә. Автопаркта иллеләп техника исәпләнә.
Һәр һөнәрнең үз авырлыгы, үз өстенлеге. Бер караганда, илебезнең төрле төбәкләрен күрәсең, икенчедән, айлар дәвамында гаиләдән аерым яшисең. Һәркем күңеленә хуш килгән һөнәрне сайлый. 
Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев