Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Айзиләдән – лагман

Райондашыбыз Айзилә Мөхәмәтҗанова ит ризыкларына өстенлек бирә. Айзилә лагман рецептын тәкъдим итте. Көнчыгыш ризыгы тәмле һәм туклыклы булуы белән аерылып тора.

Кирәкле ингредиентлар: ярты кило чамасы сыер ите, уртача зурлыктагы ике баш суган, бер кишер, бер данә татлы борыч, уртача зурлыктагы дүрт бәрәңге, өч-дүрт тырнак сарымсак, ике помидор, лагман өчен токмач, тоз, борыч, укроп.

Әзерләү тәртибе. Кызган майлы табада итне кыздырабыз. Бераздан ит янына туралган суган белән кишерне салып, тагын бераз кыздырып алабыз. Татлы борыч, сарымсакны турап, иткә кушабыз һәм янәдән кыздырабыз. 5-10 минуттан табага помидор турап салабыз. Ит белән яшелчәләргә кайнаган су салып, сүлпәнрәк утта бер сәгатьләп томалап пешерәбез. Тәменчә тоз, борыч кушабыз. Ярты сәгатьтән бәрәңгене турап салабыз. Шул арада аерым кәстрүлдә лагманга дигән токмачны пешерәбез. Табынга биргәндә тәлинкәгә башта – токмач, аннары ит һәм яшелчәләрне салып бирәбез. Лагман өстенә вак итеп туралган укроп сибәбез. Тәмле булсын!

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев