Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тынмасыннар гармун моңнары

23 сентябрь көнне районыбыз гармунчылары “Курай” паркына “Уйнагыз, гармуннар!” фестиваленә җыелды. Барысы 22 гармунчы сәхнәдә осталыгын күрсәтте, тамашачыларга моңлы көйләр бүләк итте.

“Уйнагыз, гармуннар!” фестивале Мөслимдә күп еллар элек кинотеатр каршында оештырылган иде. Тәнәфес байтак елларга сузылган икән. Узган атнада фестиваль районда кабаттан яңартылды.

– Без кечкенә чакларда бөтен кичәләр, концертлар гармун көе астында үтә иде. Телебезне саклауга халык көйләре аша да өлеш кертеп була, дип оештырдык бу чараны. Авылларда гармунчылар булуы бик куанычлы. Җырларыбыз, моңнарыбыз аша телебезне яшәтәсе килә. Үзебездән торганны эшлисе иде! Гармун моңнары тынмаса, татар да яшәр, – ди чараның инициаторы Фәнис Абдуллин.

Авылларда элек гармунчыларның бик күп булуын билгеләп үтә өлкән буын. Кичке якта урамнар моңлы көйләргә төренгән. Бию кичәләрендә гармунчыларның урыны – түрдән, авылдашлары арасында абруе да зур булган. Кайгыда да, шатлыкта да кулларыннан гармун төшмәгән егет-кызларның. Юатучы да, күңелләрне җилкендерүче дә гармун булган.

Бәйрәм башланганчы, Баек мәктәбенең музыка укытучысы Рәисә Гаттарованың гармун тоткан малайлар белән әңгәмәсен ишетергә туры килде. Балаларның көйне ничек отуы белән кызыксынды ул. Балалар көйне сәнгать мәктәбендә нотага карап өйрәнүләрен әйтте.

– Нишләп яшьләр көйне үзлектән өйрәнмиләр икән?! – диде ул, борчылуын яшермичә. – Табигать биргән сәләтне ачарга мөмкинлекләр күп бит. Үзлегеннән өйрәнеп, гармунда күңел биреп уйнарга теләүчеләр генә нишләптер аз.

Татар көйләрендә гармун гына чыгара ала торган үзенчәлекле бормаларны, моңны нотада күрсәтеп бетереп булмыйдыр шул. Моң – йөрәк түреннән чыккан күңел халәтедер.

– Минем әткәй 5-6 яшьләрдә әтисенең гармунында үзлегеннән уйнарга өйрәнгән. Армиядән соң шахтага эшкә китеп, шуннан үзенә гармун алып кайткан. Тула гармуны иде ул. Өченче класста укыганда, мин үзлегемнән шул гармунда уйнарга өйрәндем. Әти башта бию көе өйрәнергә кушты. Бию көе авыррак, диде. Шуңадырмы, җыр көйләре тизрәк чыга башлады. Озын тәнәфесләрдә кызларны биеттек. 70нче елларда гармунчылар да, баянчылар да бик күп иде. Бер-беребезгә карап, көнләшә-көнләшә уйный, яңа көйләр өйрәнә идек, – дип искә ала яшьлек елларын Рәйхан Әлмөхәммәтов.

Гармунда уйнау күп гармунчылар өчен күңелне тынычландыручы хобби икән. Рәйхан абый, күзләре күрмәгәндә дә, гармунда уйнап, егермеләп көй иҗат иткән. Балаларга да, компьютерда утырганчы, уен коралында уйнарга өйрәнергә киңәш итә ул.

Районыбызда егерме бишләп гармунчы бар, диләр. Быел дүрт яңа гармунчы өстәлгән. Араларында яшьләр дә, балалар да бар. Балаларның күбесе – сәнгать мәктәбе укучылары.

Гармунчыларны үзара очраштырырга, берләштерергә дә бер сәбәп бу фестиваль. Үзеңнән яхшырак уйнаучыларны күрү, алар белән аралашу күңелләрне тагын да үстерә, рухландыра, килешәсездер.

Чара ахырында барлык гармунчыларга да мәдәният бүлегенең рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Чараны оештыручы Фәнис Абдуллинның үзенә дә бүләк әзерләгәннәр иде.

Гармун моңнарын тыңларга, җылы кичтә паркта ял итәргә килгән кешеләр күп иде. Алар да чараның бик матур оештырылуын билгеләп үтте. Сагышланган күңелләребезне тагын бер кат юатты гармун көйләре. Тынмасыннар, яңгырасыннар әле тальян моңнары!

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев