Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Өлкәннәр хөрмәтләнде

Халыкара өлкәннәр көне районыбызда ел саен зурлап билгеләп үтелә.

Өлкәннәр көне уңаенннан оештырылган тантаналы чара З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында үтте. Фойеда район үзәк хастаханәсе фельдшерлары кизү торды. “Мизгел” яшьләр үзәге волонтерлары, өлкәннәрне котлап, Мөслим ветераннар оешмасының значокларын бүләк итте. Бәйрәмгә килгән һәр кешене кафеда сыйладылар. Өлкәннәрне анда автобусларда алып бардылар.

Быелгы чара хуш исле икмәк исе килгән бәйрәм буларак истә калыр, мөгаен. Районыбызда беренче тапкыр үткәрелгән “Икмәк – табын күрке” исемле икмәк пешерүчеләр бәйгесе белән башланды ул. Район ветераннар советы игълан иткән бәйгедә илледән артык икмәк пешерү остасы гадәти, заманча һәм фантазияле күмәч пешерү юнәлешләрендә үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Күргәзмәдә конкурсантларның һәрберсе белән якыннан танышып, алар пешергән икмәкне татып карарга, пешерү серләрен өйрәнергә, рецептларын белешеп, язып алырга мөмкин иде. Нинди генә күмәч, калач, ипекәй юк иде күргәзмәдә! Һәркайсы сокланырлык, һәркайсы тәмле!

Исәнсеф авыл җирлеге күргәзмәдә икмәкнең табынга килү юлын күрсәткән. Өстәлгә шытып чыккан уҗымнан башлап катлы тәбикмәккә кадәр куйганнар. Кыстыбый камыры белән пешерелгән өслеккә катык, йомырка, манный ярмасы һәм тоз катнашмасы салына, сыер мае белән майлап ясала икән катлы тәбикмәк.

Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре башактагы бодайның, икмәккә әверелеп, табынга килү юлын бабаларыбыз кулланган эш кораллары ярдәмендә тасвирлады. Күргәзмәне караучылар кул тегермәнендә бодай тарту, җилпүчтә он иләү, камыр басып, төш пешерү этапларын күзәтте.

Елгабаш авылында яшәүче Равия Мулламөхәммәтова икмәкне узган гасырның 50нче елларында әнисенең бирнә сандыгында булган кызыл башлы сөлгегә төреп алып килгән. Район башлыгы соклануын яшермәде.

– Көч бирүче тамырларыбыз нык әле безнең! Без берләшергә тиеш. Традицияләребез, өлкәннәребез тирәсенә берләшергә кирәк. Өлкән буынга мөнәсәбәт – җәмгыятебезнең, кешелекнең үсеш күрсәткече, – диде Альберт Хуҗин.

Бәйгедә “Гадәти күмәч” номинациясендә – Олы Чакмак авылыннан Миңнур Нәгыймова, “Заманча күмәч” номинациясендә – Октябрь авылыннан Гөлнара Морадымова, “Фантазияле күмәч” номинациясендә Үрәзмәт авылыннан Лилия Әхмәдуллина җиңү яулады. Гөлүсә Галиева (Иске Карамалы), Раушания Виноградова (Крәш. Шуран), Мөсфирә Бикмаева (Мәлләтамак), Сәкинә Фазлыева (Мәлләтамак), Рәфидә Нуретдинова (Торыш), Флера Фәррахова (Сал. Мухан) призлы урыннарга лаек булды. Җиңүчеләр генә түгел, бәйгедә катнашучылар да бүләкләнде. Икмәк пешерүчеләрнең һәркайсы район башлыгының Рәхмәт хатын, диплом һәм истәлек бүләге алды.

Тантаналы чара Мөслим-информ коллективы әзерләгән видеоролик һәм сәнгать мәктәбе укучылары чыгышы белән башланды. Район башлыгы Альберт Хуҗин, бәйрәм белән котлаганнан соң, бертөркем өлкәннәргә ветераннар хәрәкәтендәге хезмәтләре өчен һәм юбилейлары уңаеннан Рәхмәт хатларын тапшырды. Өч райондашыбыз “Татарстан агросәнәгать комплексы мактаулы пенсионеры” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Быелгы бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге бар. Халыкара өлкәннәр көне Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары оешмасы төзелүгә 35 ел тулу датасы белән тәңгәл килде.

– Оешма эшчәнлеге башында торган Мөҗәһит Гыймранов, Әхсән Шәрипов кебек ветераннарыбыз өлкәннәргә кагылышлы күп мәсьәләләрне хәл итүдә гаҗәеп тырышлык үрнәге күрсәттеләр. Бик зур эшләр башкарылды. Бүген без башка шартларда яшибез. Ветераннар советы эшен клублар, экскурсияләр, күңел ачу чаралары, спорт ярышлары аша югары дәрәҗәдә алып бара, – ди район ветераннар советы җитәкчесе Илгиз Низамов. Ул республика һәм район ветераннар советы президиумнарының Мактау грамоталарын тапшырды.

Республика сәхнәләрендә чыгыш ясап халык мәхәббәтен яулаган гармунчылар, хатын-кызлар ансамбльләре, “Сүнмәс дәрт” клубы, Михайловка авылы ветераннарының хор коллективы, “Рябинушка” фольклор ансамбле һәм башкаларның чыгышларын тамашачылар алкышларга күмде.

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев