Хөкүмәт ярдәме бар
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ташламалар каралган.
РФ Президенты Владимир Путинның “Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында”гы указына ярашлы, мобилизацияләнүчеләргә РФ Кораллы көчләрендә хәрби хезмәткәр статусы бирелә: алар контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә каралган барлык ташламаларны алырга хокуклы.
2022 елда өлешчә мобилизациягә эләккән гражданнар өстәмә хезмәт ташламалары алды. Мобилизацияләнүчеләр белән хезмәт килешүе туктатылса да, эш урыны саклана. Килешү нигезендә хезмәт стажы исәпләнә, димәк, бу пенсия күләменә дә тәэсир итә. Ирекле подразделениеләрдә хезмәт итүчеләрнең хәрби хезмәт вакыты булачак пенсиянең иминият стажына кертелә.
– Ташламаларга килгәндә, мобилизацияләнүчеләргә Россия Оборона министрлыгы хисабына тупланма ипотека системасы аша тиз арада торак сатып алу мөмкинлеге бирелә. Шулай ук хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай тикшеренү, дәвалану һәм тернәкләндерү узу, федераль бюджет хисабына гомерне һәм сәламәтлекне иминиятләштерү дә каралган, – ди хәрби хезмәткә чакыру буенча район комиссиясе рәисе Илшат Яббаров.
Өлешчә мобилизация нигезендә хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга салым декларацияләре һәм счетлар буенча акча хәрәкәте турында хисап бирү вакыты озайтыла. Мобилизацияләнүчеләр физик затларның кеременннән салым түләүдән азат ителә. Гражданин хәрби хезмәттә I төркем инвалидлык алса яки вафат булса, аның барлык бурычлары юк ителә.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 20 октябрь санында укыгыз.
Фото – Татар-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев