Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Тукайлылар сугышчы-интернационалист белән очраштылар

Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү көне уңаеннан Мөслим урта мәктәбе укучылары сугышчы-интернационалист белән очраштылар.

27 декабрь - Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү көне. Шуңа бәйле рәвештә  Россиядә сугышчы-интернационалистларны искә алу көне булып тарихка кереп калды.
Истәлекле дата уңаеннан район үзәк китапханә  хезмәткәрләре Г.Тукай  ис. Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары белән очрашу оештырдылар. Мәктәпкә кунак итеп хәрби хәрәкәтләр ветераны  Әфганстан территориясендә (Кандагарда) хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан  Данил Госманов чакырылган иде. Ветеранның сөйләвеннән укучылар Әфганстанга совет гаскәрләренең кертү сәбәпләре, Совет гаскәрләре һәм Әфганстан хөкүмәтенең уртак хәрби гамәлләре, совет сугышчыларының батырлыгы, сугышырга туры килгән авыр шартлар һәм совет сугышчыларының җирле халыкка күрсәткән ярдәме турында белделәр. Мәктәп укучылары Данил Дамировичны зур игътибар һәм кызыксыну белән тыңладылар, күп санлы сораулар бирделәр. Чара ахырында укучылар ветеранга кызыклы хатирәләре белән уртаклашканы өчен рәхмәт белдерделәр. Данил Дамирович үз чиратында укучыларга  укуда уңышлар, илебезнең лаеклы гражданнары булуларын теләде, - дип язалар Мөслим урта мәктәбеннән.

Фото - район үзәк китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев