Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Социаль яклау каралган

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары

“Сугышчан хәрәкәтләр ветераны” таныклыгы булган хәрбиләргә ай саен 4184,51 сум күләмендә акчалата түләү каралган. Түләү Оборона министрлыгыннан социаль фондка кергән мәгълүмат нигезендә гаризасыз билгеләнә.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга – мобилизацияләнгәннәргә, иреклеләргә һәм контрактчыларга Россия Социаль фонды линиясе буенча башка түләүләр дә билгеләнә.

– Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләренең гаиләләренә Фонд тарафыннан күрсәтелә торган ярдәмнәр шактый. Шуларның берсе – мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие. Бер тапкыр түләнә торган пособиегә Россия Федерациясендә яшәүче, мобилизация буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең йөклелек срогы кимендә йөз сиксән көн тәшкил иткән хатыны хокуклы. Пособие сорап хәрби хезмәткәрләргә мобилизация буенча хәрби хезмәт тәмамланган көннән алып 6 айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди ТР буенча Социаль фондның Мөслим районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 26 июль санында укыгыз.

Мөслим-информ фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев