Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Ярдәм итү – күңел эше

Эшләгән гамәлләре, яхшылыклары турында кычкырып йөрмичә, кулыннан килгәнчә башкаларга ярдәм итеп яшәгән кешеләр соклану тудыра. Райондашыбыз Аяз Нурмөхәмәтов тә “Яхшылык кыл да суга сал” дигән әйтемне үзенең девизы итеп алган.

Аяз Мөслимнең “Татэнергосбыт” оешмасында инженер булып эшли. Аралашучан, ярдәмчел егетнең дуслары күп булуга да аптырарга кирәкми. Танышлары һәм дуслары ярдәме белән ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга бер генә техника озатмады инде!

– Иң беренче без “КамАЗ” йөк машинасын җыеп җибәрдек. Әфганчыларның “Шурави” подразделениесе өчен техниканы Яр Чаллы шәһәрендә җыйдык. Иң элек машинаның кабинасы капиталь ремонтка җибәрелде, эретеп ябыштыру эшләренә әзерләнде. Машина конструктор кебек җыела. Иң катлаулы момент – узеллар һәм агрегатлар әзерләү, – ди Аяз.

Бүгенге көндә Аяз дуслары белән “УАЗ” машинасы җыя. Күптән түгел шундый ук бер “УАЗ”ны мобилизацияләнгән егетләргә озаткан булганнар.

Фото – А. Нурмөхәмәтовның шәхси архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 24 ноябрь санынында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев