Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Бердәмлектә - көч!

Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм йөзеннән райондашларыбыз окоп шәмнәре ясый башлады.

 

Игътибар иткәнсездер, Мөслимнең күпфатирлы йорт подъездларында тартмалар урнаштырылды. Аларга халык борчак, кукуруз, җимеш консерваларыннан бушаган банкаларны җыя. Әлеге банкалар окоп шәмнәре ясау өчен файдаланыла. Шәмнәр өчен Брянск шәһәреннән 650 килограмм парафин кайтарылган.

 Бәйрәм ялларында Яңа Усы, Баланлы, Шуганка, Олы Чакмак, Рус Шуган, Сал.Мухан авылларында окоп шәмнәре ясау белән мәшгуль булганнар. Бу шәмнәрне ясау серләренә райондашларыбыз үзлектән өйрәнгән. Шәм ясау өчен чиста консерва банкалары, катыргы, балавыз яки парафин кирәк. Игенче белән Югары Табын авылларында озак яна торган шырпылар ясарга керешкәннәр. Окоп шәмнәрен һәм башка кирәк-яракларны егетләргә тиз арада илтеп тапшыру планлаштырыла.

Илмира Әюпова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев