Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Батырлык үрнәге

Узган атнада Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз – ефрейтор Илнар Морзахановны җирләделәр. Хәрби белән хушлашырга район җитәкчелеге, оешма-предприятие вәкилләре, локаль сугыш ветераннары, туганнары, дуслары, авылдашлары килгән иде.

Илнар Морзаханов 1986нчы елның 2 декабрендә Мөслим районының Катмыш авылында туган. Мөслим урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач, һөнәри училищеда тракторчы-машинист белгечлеген ала.

2005 елның җәендә хәрби хезмәткә чакырыла. 2007 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп китә һәм Кама металлургия комбинатында монтажчы булып эшли. 2009 елда гаилә кора. Тормыш иптәше Чулпан белән өч балага гомер бүләк итәләр.

Илнар Морзаханов 2022 елның көзендә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә. Мотоукчылар взводының 2нче мотоукчылар бүлегендә укчы-гранатометчы ярдәмчесе булып хезмәт итә. 2024нче елның 15 февралендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.

– Илнар батырлык үрнәге күрсәтеп, илебезнең тынычлыгы өчен үз гомере белән түләде. Батырлыгы өчен Илнар үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Героебызның гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу авыр хәсрәтне кичерүдә сабырлык телибез, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

ТР Премьер-министрының хокук саклау һәм административ эшчәнлек буенча ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы һәм хөкүмәте исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде:

– Бу һәркем өчен зур югалту, ачы хәсрәт. Илебез лачындай улларын югалта. Илнар – авылдашым Мирзаянның улы, бу кайгы миңа икеләтә авыр. Урыны оҗмахта булсын!
Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Комсомол районы хакимияте башлыгы Ленар Әхмәтҗанов, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, ТР Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Дажгын Гасанов да Илнарның якыннарының авыр кайгысын уртаклашты.

– Илнарның якыннарын юатырдай сүзләр табып булмый. Кадерле кешеңне югалту бик авыр. Без дә сезнең белән бергә кайгырабыз. Бу – уртак кайгы, җир кайгысы. Илнар Морзаханов көчле һәм батыр кеше булып истә калыр, намуслы һәм Ватанга тугры солдат үрнәге булып күңелләрдә сакланыр, – диде халык язучысы Фоат Садриев.

Лилия Шәймиева

 

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 6 март санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев