Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

“Солдатка хат” акциясенә кушылып

Интернат-йортта яшәүче өлкәннәр “Солдатка хат” Бөтенроссия акциясенә кушылып, МХО катнашучыларга хатлар яздылар.


Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче өлкәннәр “Солдатка хат” Бөтенроссия акциясенә кушылып, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә үзләренең күңел җылысын салган хатлар яздылар. Алар  Ватанны саклаучыларны яхшы сүзләр дәртләндерер, күңелләрен җылытыр дип ышаналар.
Өлкәннәр үзләренең хатларында "Мин сиңа кыюлыгың һәм Ватанга мәхәббәтең өчен рәхмәт белдерәм...", "Ватаныбызны саклавыгыз өчен рәхмәт...", "Җиңү белән көтәбез...", "Тизрәк өйләрегезгә кайтыгыз...", - дип гади һәм җылы сүзләр юлладылар.

Фото -  Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев