Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үзара салым

Акчасы барның эше дә бар

Исәнсеф авыл җирлеге – районда иң зур авыл җирлекләренең берсе. Аның составына җиде авыл керә.

Гаиләдә кеше саны күбрәк булган саен чыгымнар да  пропорциональ рәвештә арта. Авыл җирлекләрендә дә шулай. Исәнсеф авыл җирлегендә үзара салым 447 мең сум күләмендә

җыелган. Әлеге сумма хөкүмәт ярдәме белән дүрт тапкыр арттырылып, 2 миллион 235 мең сум булып әйләнеп кайткан. Шактый зур сумма кебек, әмма планлаштырган эшләр дә күп

һәм чыгымлы.

Мари Бүләр авылының бер урамында яшәүчеләр байтак еллар суга интегә. Совет заманында салынган торбалар черегән, әледән-әле тишелә. Нәтиҗәдә халык сусызлыктан интегә. Мәсьәләне уртага салып сөйләшәләр дә үзара салымның бер өлешен урамга яңа су

линиясе сузу өчен тотарга килешәләр. Җирлек башлыгы Иршат Салихов сүзендә тора. Октябрьнең 60 еллыгы, Пионер урамнарында су торбалары тулысынча алыштырыла. Һәр йортны су линиясенә

тоташтыралар. Урамның ике башына янгын сүндерү гидрантлары урнаштырылган. Сүз уңаеннан, Иске Сәет авылында да шундый су гидранты ясалган.

– Урамыбызны су белән тәэмин иткән, бу эшне оештырган җирлек башлыгы Иршат Салиховка һәм подрядчы оешмаларга зур рәхмәт! Ниһаять, суга тиендек. Бу куаныч озакка булсын иде, – дип тели шушы урамда яшәүче Әнисә Изибаева.

Иске Сәет авылында да, халык мөрәҗәгатен истә тотып, 200 метр озынлыгындагы урамга су керткәннәр. Әлеге урамда моңа кадәр су линиясе булмаган. Халык шәхси коелардан файдаланган, яңгыр суын җыйган, эсседә суга интеккән. Мөмкинлеге булганнар күрше урамнан су ташыган. Шунысы бар: әлеге урамда нигездә өлкән яшьтәгеләр яши.

– Су керткәннәрен күптән көттек. Хәзер суны иркенләп тотабыз,  рәхәткә чыктык. Безне сулы итүчеләргә рәхмәт! – ди авыл халкы.

Гомумән, Мари Бүләр белән Иске Сәеттә 800 метр су трассасы яңартылган. Калган авылларда бу проблема алданрак чишелгән. Бүген җирлектә су белән тәэмин итү мәсьәләсе 90 процентка хәл

ителгән.

Авыл халкының үзәгенә үткән икенче мәсьәлә – юллар. Тат.Бүләр авылының Набережная урамында 980 метр аралыкта юл тигезләнеп, гравий түшәлгән. “Яз-көз урамда йөрү түгел, урам аша чыгу да

олы бер мәшәкать иде”, – ди өлкәннәр. Хәзер урамда туфлидән йөреп була.

– Урамнарны яктырту да үзара салым хисабына башкарыла. Чүп үләннәрен дә шул хисаптан чаптырабыз. Яңа Сәет, Мари Бүләр авылларында чүплекләргә рекультивация ясадык. Халык көнкүреш

калдыкларын теләсә-кая ташлый. Яңа Сәет авылы халкы соравы буенча асфальт юлга ясалма калкулыклар урнаштырдык.

Югыйсә, авыл аша узучы трассадан кайбер машина йөртүчеләр зур тизлек белән йөри. Авыл уртасындагы һәйкәлне ремонтладык. Иске клуб сүтелде, киләсе елга әлеге урында парк ясарга планлаш тырабыз. Мари Бүләр, Тат.Бүләр, Яңа Сәет авылларында балалар мәйданчыклары ясалды һәм кирәкле җиһазлар урнаштырылды. Калган акчаны кышын юлларны кардан чистарту өчен файдаланачакбыз. Авылны юллы, сулы иткән подрядчы оешма җитәкчеләре Наил Хөсәеновка, Илдар Абдуллинга авыл халкы исеменнән рәхмәтләрне җиткерәм, – ди Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов.

Үзара салым авырлык белән җыелса да, нәтиҗәсе – күз алдында. Бер авылны да читкә какмыйча, һәрберсендә чират белән ремонт эшләрен башкарып киләләр. Быелга эшләр төгәлләнү алдында. Акча булса, эше дә табыла. Киләсе елга җыелачак үзара салым акчасына

башкарылачак эшләр планлаштырылган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев