Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

"Рябинушка" ансамбле

Сүзем Михайловка авылының танылган рус халык фольклор ансамбле "Рябинушка" турында.

1981 нче елларда "Михайловка" совхозының сыер савучылары җыелышып төрле бәйрәмнәрдә чыгыш ясый башлыйлар. Шуннан чыгып ансамбльне ул чорларда "Доярочки" дип йөртәләр. Аның җитәкчесе Валентина Титкова була.
1986 нчы елда ансамбльне район мәдәният йортына чыгыш ясарга чакыралар. Кызлар анда үзләренең яраткан җырларын "Уральская рябинушка" ны да башкаралар. Ансабльнең исемен "Рябинушка" дип үзгәртергә тәкъдим ителә. Шулай итеп, 1986 нчы елда "Рябинушка" ансамбле барлыкка килә. Ул еллардагы җитәкчесе - Лилия Хәлилова.
"Рябинушка" ны хәзерге вакытта Фиалка Хафизова җитәкли.

"Рябинушка" ансамбле авыл һәм районкүләм чараларның барысында да актив катнаша. Ел саен Лаеш районында уздырылган "Каравон" га барып район данын яклый. Аларның төрле бәйгеләрдә катнашып алган диплом-грамоталары, рәхмәт хатлары да бик күп. Сәхнә костюмнары да,  елдан-ел зәвыклана бара.
Ансамбльнең иң мөһим сыйфаты - халыкчанлык, рус халкының гореф-гадәтләрен саклау һәм яшь буынга тапшыру. "Рябинушка" дагы апалар пенсия яшендә булуга карамастан күңелләре белән яшь.

Нинди генә талантлы кешеләр юк алар арасында. Бииләр дә, җырлыйлар да, такмаклар да чыгаралар, шигырьләр дә язалар, музыка коралларында да уйныйлар, кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр. 

2015 нче елда авылда яңа мәдәният йорты төзелгәч, ансабльгә эшләргә тагын да зуррак мөмкинлекләр туды.
2021 нче елда "Рябинушка"ның 35 еллык юбилее булды, аны зурлап район сәхнәсендә уздырдылар. Ансабльнең барлык җырчыларна Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу "Рябинушка" өчен генә түгел, ә Мөслим районы өчен дә зур горурлык.
Хәзерге вакытта Фиалка Хафизова җитәкчелегендә тагын бер ансамбль-"Калинка" балалар фольклор ансамбле эшләп килә. Ул яшь булуына карамастан шактый гына үрләр яуларга өлгерде.
Моң сөюче апаларыбызга озын гомер, сәламәтлек, тыныч тормыш телим. Аларның күңелендәге яшәү дәрте беркайчан да сүрелмәсен. Яшьнәтеп яшәгез!
Чулпан Мингазетдинова, Михайловка
Фотолар Ф.Хафизованың шәхси альбомыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев