Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Хашлама

Сарык итеннән әзерләнгән хашлама аеруча туклыклы. Райондашыбыз Алмаз Исламовтан хашлама рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 1 килограмм сарык ите, уртача зурлыктагы 4-5 помидор, 3 татлы борыч, уртача зурлыктагы 5-6 бәрәңге, 1 баш суган, тәменчә тоз һәм борыч, яшел тәмләткечләр.
Әзерләү тәртибе. Итне, яшелчәләрне эре шакмаклап турыйбыз. Чуенга ингредиентларны катлам-катлам итеп салабыз. Башта – ит, аннан суган, борыч, помидор, бәрәңге салына. Тоз, борыч сибеп чуенның капкачын каплыйбыз. Су салырга кирәкми, ризык үз суында – уртача кызулыкта 2 сәгать пешә. Хашлама пешергәндә кәбестә салучылар да бар. Аны салатка тураган кебек нечкә итеп түгел, ә яфракларын икегә генә бүлеп, иң өскә салабыз. Хашламаны учак өстендә пешергәндә ул аеруча тәмле һәм сусыл булачак. Казаны булмаганнар хашламаны учак өстенә чиләк асып та, өйдә газ плитәсендә дә пешерә ала. Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото - Алмаз Исламовның шәхси архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев