Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Тәбикмәк торты

Тәбикмәктән ясалган торт телеңне йотарлык тәмле була.

Үзенчәлекле рецептны безгә Вәрәшбаш авылында яшәүче Лилия Миргаләүова җибәрде.
Кирәкле ингредиентлар: ике йомырка, ике аш калагы шикәр комы, ярты чәй калагы тоз, ярты литр кефир, 200 граммлы стакан белән кайнап торган су, ярты чәй калагы чәй содасы, дүрт аш калагы көнбагыш мае, 300 грамм он. Әлеге камырдан 18-19 юка тәбикмәк чыга.
Эчлек (крем) өчен: 33 процентлы 200 грамм каймак, 400 грамм эремчекле сыр, 100 грамм шикәр пудрасы, теләгән кеше төрле җиләк-җимеш (виктория җиләге, банан) куша ала.
Әзерләү тәртибе.
Тәбикмәкләрне пешерәбез һәм дүрт тәбикмәкне тирән савытка кырларыннан асылындырып калдырып тезәбез. Ул арада калган тәбикмәкләрнең уртасына эчлек салып, кечкенә рулетлар итеп төрәбез.
Кечкенә рулетларны тирән савытка җайлап тезәбез, торт формасына китерәбез. Өстенә тагын крем өстәп, телемләп киселгән банан, җиләк тезәбез. Аннары савыт читеннән чыгып калган тәбикмәкләрне бөрмәләп каплыйбыз. Бизәү өчен ике-өч тәбикмәк кулланабыз. Моның өчен аларны тасмалап кисәбез һәм роза чәчәге рәвешенә китереп төрәбез. Өстен уылган чикләвек, җимеш, мәк, шикәр пудрасы белән бизәргә була.
Тәмле булсын!

Фото - Л. Миргәләүованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев