Кышкылыкка салат
Бу көннәрдә хуҗабикәләр кышкылыкка салатлар ясый. Сезгә тәмле һәм туклыклы салат рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәкле ингредиентлар: 3 килограмм болгар борычы, 1 килограмм кишер, 2 килограмм кызыл помидор, уртача зурлыктагы 3 чөгендер, 3 баш суган, көнбагыш мае, 1 чәй кашыгы тоз, 2 чәй кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы төелгән борыч.
Әзерләү тәртибе. Кишер белән чөгендерне эре угычтан уып, суганны ярымбоҗралап турап, көнбагыш маенда йомшарганчы кыздырабыз. Эче алынган борычларга кыздырылган яшелчәләрне тутырабыз. Бик тыгыз итмәскә кирәк. Помидорны иттарткычтан чыгарып, кайнатырга куябыз. Кайнап чыкканнан соң тоз, шикәр комы, төелгән борыч өстибез һәм тутырылган борычларны салып, 30-40 минут пешерәбез. Борычларны стерильләштерелгән пыяла банкаларга тутырабыз. Салаттан чыккан сутны тагын бер кайнатып чыгарып, борыч өстенә агызабыз да, калай капкач белән томалыйбыз. Салатларны төреп, салкынча урынга куябыз. Салат үзе генә дә, башка ризык янына гарнир буларак та бик тәмле!
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев