Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Чулпаннан – азу

Классик рецепт буенча татарча азу – бик туклыклы һәм тәмле ризык. Сыер ите белән яшелчәләр бик тәмле була, ди уңган хуҗабикәләр. Чулпан Шәймөхәмәтовадан азу рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: ярты кило чамасы сыер ите, уртача зурлыктагы өч суган, шул ук күләмдә тозлы кыяр, уртача зурлыктагы дүрт бәрәңге, бер кишер, бер тырнак сарымсак, тәменчә тоз, борыч, помидор яки томат пастасы.
Әзерләү тәртибе. Аерым табада бәрәңге кыздырабыз. Суганны, ярымбоҗра формасында турап, майда кыздырып алабыз. Аны, майдан алып, аерым савытка салып торабыз. Суган кызган кәстрүлдә, озынча кисәкләргә турап, сыер итен кыздырабыз. Аннан, әз генә су өстәп, тоз, борыч салып, өстен каплап, пешерәбез.
Итнең суы беткәч, аңа саламлап туралган кишер салабыз һәм бергә кыздырып алабыз. Кишер белән ит өстенә тозлы кыяр салабыз һәм тагын 5 минут чамасы сүрән утта пешерәбез. Бераздан әлеге катнашмага томат пастасы яки помидор, суган һәм кыздырган бәрәңгене салабыз. Иң ахырдан вак итеп туралган бер тырнак сарымсак өстибез. Бераз гына су салып, 10 минут чамасы пешергәннән соң азу әзер була. Азуны табынга, өстенә укроп сибеп, тирән савытка салып бирәбез.
Тәмле булсын!

Фото - https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X