Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Бәрәңге запеканкасы

Башка милләт халыкларының ризыкларын да яратып әзерли мөслимлеләр. Мөслим кызы Наташа Галиева “Мядзведзь” белорус ризыгы рецептын тәкъдим итте. “Мядзведзь” (“аю” дип тәрҗемә ителә) – бәрәңге һәм суганнан әзерләнүче гади белорус ризыгы.

Кирәкле ингредиентлар: ярты килограмм бәрәңге, уртача зурлыктагы ике баш суган, 400 грамм ысланган казылык, ике аш калагы каймак, тәм буенча тоз, кыздырырга өч аш калагы көнбагыш мае.

Әзерләү тәртибе. Суганны чистартабыз, ярымбоҗралап турыйбыз һәм табада кыздырабыз. Казылыкны уртача зурлыкта шакмаклап турарга кирәк. Тирән савытта бәрәңгене угычтан чыгарабыз. Бәрәңге өстенә кыздырылган суганны, аның өстенә казылыкны салабыз. Тоз салып, яхшылап болгатабыз. Барысын да алдан әзерләнгән формага салабыз. Ризыкны порцион керамика чүлмәкләрдә дә пешерергә була. Өстен каймак белән сылыйбыз да духовкада 30-45 минут чамасы пешерәбез.

 

Тәмле булсын!

Фото freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев