Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Бәлеш

Итле бәлешне барыбызның да ашаганы бар. Ә менә ит, бәрәңге янына карабодай да өстәсәң, аеруча тәмле була икән. Мондый бәлешне райондашыбыз Ләйсән Андреева пешерә.

Эчлек өчен кирәкле ингредиентлар: 1 стакан (200 мг) карабодай ярмасы, уртача зурлыктагы 7-8 бәрәңге, 400 грамм сыер ите, 200-300 грамм сары май, уртача зурлыктагы 2-3 баш суган, тәменчә тоз, борыч. 

Әзерләү тәртибе. Бәлеш өчен гадәти төче камыр әзерлибез. Ит белән бәрәңгене шакмаклап турыйбыз. Карабодай ярмасын чистартып, юып, кайнар табада бераз кыздырабыз, аннан кайнап торган тозлы сөткә салып бүрттерәбез. Карабодай ярмасын иләктә саркытабыз да, суынгач, туралган ит һәм бәрәңге кушып бәлеш ясыйбыз. Бәлеш эченә күп итеп май, суган салабыз, тоз, борыч сибеп болгатабыз. Суганны майда кыздырып алсаң да була. 

Карабодай ярмасыннан кайберәүләр бәлешне итсез дә пешерә. Болай иткәндә, карабодай 1 килограмм чамасы кирәк булачак. Ит урынына күп итеп суган белән май салалар, аны да гөбәдия шикелле үк биек итеп ясыйлар. Тәмле булсын! 

Фото - Л. Андрееваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев