Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Мәгариф

Зур тормышка тәүге аваз салып, Яңгырады көмеш кыңгырау

Ел саен кабатланып торса да, кеше тормышында бер генә була торган бәйрәмнәр бар.

Ел саен кабатланып торса да, кеше тормышында бер генә була торган бәйрәмнәр бар. Соңгы кыңгырау – шуларның берсе. Күңелле дә, бераз моңсу да ул. Күңелле – ел буена тырышып белем алуның нәтиҗәсен күрер чак җиткән. Моңсу – Белем бәйрәме белән әле генә башланган кебек булган мәктәп еллары инде артта калган. 

Чыгарылыш 9 һәм 11 сыйныф укучыларының гына түгел, яшь аралаш елмаючы әти-әниләрнең дә күңел кыллары бу көнне каршылыклы хисләр дулкынында тибрәлә.

Мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәме ел да яңа төсмерләр белән баеп, зурлап үткәрелә. Быел районыбыз мәктәпләрендә 11 сыйныфны – 77, 9 сыйныфны 219 укучы тәмамлый. Соңгы биш елда бу – район өчен рекордлы сан. 

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район башлыгы Альберт Хуҗинның чыгарылыш сыйныф укучыларына булган теләкләрен җиткереп:

– Мәктәпләрдә сезгә бик матур тәрбия бирелгән. Ул сезнең ихлас чыгышларыгызда да яхшы күренә. Сезнең шулай акыллы, сабыр, Мөслимне гомер буе ярата торган егет-кызлар булуыгызны телибез. Дәүләт имтиханнарын куанычлы нәтиҗәләр белән тапшырып, үзегез теләгән уку йортларына керергә насыйп булсын сезгә, – диде.

Рәмилә Сәләмова фотолары

Фото: спорт мәктәбе архивы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 30 май саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев