Үзәк китапханәдә укучылар өчен Россия матбугаты көненә багышланган очрашу үтте
Мәгариф

Үзәк китапханәдә укучылар өчен Россия матбугаты көненә багышланган очрашу үтте

Укучылар интерактив биремнәр башкарды

Үзәк китапханәдә Мөслим лицееның 6нчы Б сыйныфы укучылары өчен Россия матбугаты көненә багышланган “Слово печатное. Слово живое” исемле мәгълүмат көне үткәрелде."Очрашу барышында укучылар белән әңгәмә үткәрелде, анда әлеге өлкә белгечләренә һәм аларның эш үзенчәлекләренә кагылышлы мәсьәләләр яктыртылды. Укучылар интерактив биремнәр башкарды, ”Хәзерге тормышта газеталар ни өчен кирәк?”, “Блогер корреспонденттан нәрсә белән аерыла?” һәм башка сорауларга җаваплар эзләде. Библиограф 2025 елда китапханәгә киләчәк вакытлы матбугат турында сөйләде һәм журналларның яңа саннарына күзәтү ясады.

Фотолар - Мөслим үзәк китапханәсеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев