Мәгариф

«Тылсымлы ачкыч һәм яңа мөмкинлекләр»: Мөслимдә Белем бәйрәме ничек узды

Район мәктәпләрендә һәм Мөслим политехник техникумында Белем бәйрәме тантаналы шартларда узды. Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР Үзйөрешле машиналарга күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов катнашты. Быел районыбыз бусагасын 155 беренче сыйныф укучысы атлап керде. Яңа уку елы шатлык-сөенечләр, яхшы билгеләр һәм педагогик эшчәнлек өчен дәүләт дәрәҗәсендәге яңа ташламалар алып килсен дип теләделәр

Саннарда – яңа уку елы

  • 1 сыйныфка: 155 бала;
  • 9 сыйныфка: 234 укучы;
  • 11 сыйныфка: 71 егет һәм кыз;

Мөслим политехник техникумына: 218 студент (быел аларга «Сәүдә эше» дигән яңа юнәлеш тә өстәлде).

Укытучының статусы ныгытыла

 Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина быелгы уку елына сөенечле хәбәрләр җиткерде. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган указ нигезендә:

  • Укытучылар бюджет хисабына төзелгән электрон белем бирү ресурсларына, цифрлы китапханәләргә бушлай керү мөмкинлеге алачак.
  • 25 елдан да ким булмаган гомуми педагогик стажы булганнарга «Хезмәт ветераны» исеме биреләчәк.
  • Педагоглар дәүләт һәм муниципаль музейларга айга бер тапкыр түләүсез йөрү хокукына ия булачак.

Традицияләр һәм флешмоблар: мәктәпләр ничек каршы алды

Һәр уку йорты Белем көнен үзенчәлекле итеп оештырды:

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе: Биредә буыннар чылбыры саклана. 11 сыйныф укучылары «тылсымлы ачкыч»ны беренчеләргә тапшырды.«Моннан берничә ел элек алар да шушы ачкыч тотып, Белем иленә кергән иде», — диде директор Гөлшат Галиева.

Мөслим лицее: Укучылар киләчәккә матур теләкләр теләп, шарлар белән самолетларны һавага очырды. Директор Чулпан Әхмәтшина балаларны «Белем иленә сәяхәт» белән котлады.

Мөслим гимназиясе: Бәйрәмгә флешмоб әзерләнгән иде. Беренче дәрескә чакыру хокукы 11 сыйныф укучысы Данил Харитонов һәм 1 сыйныф укучысы Алия Шәмсевәлиевага бирелде.

Тантаналы рәвештә Дәүләт флаглары күтәрелде. Район башлыгы Альберт Хуҗин укучыларны ак бантлар һәм чәчәкләр бәйрәме белән котлап, алда торган сынауларны уңышлы үтүләрен теләде. Куратор Альберт Борһанов исә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде.

Яңа уку елыннан республиканың 13 мәктәбендә тәртип өчен билге куела башлаячагы игълан ителде. Мөслим мәктәпләре әлеге исемлеккә кермәсә дә, биредә дә быелгы уку елыннан тәртип бозган һәм дәрес алып барырга комачаулаган укучыларны дәрестән чыгарып җибәрү тәртибе гамәлгә керә.

Лилия Шәймиева фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев