Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тәрбия гаиләдән килә

Район мәктәпләре бер-бер артлы ата-аналар университетлары үткәрде. Мөслим гимназиясенең “Оясында ни күрсә, очканында шул” исеме астында узган ата-аналар университетында тәрбия мәсьәләсенә зур игътибар бирелде.

– Гимназиядә 555 бала белем ала, аларга 45 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Бүгенге көн мәктәбен педагогик мониторингтан башка күзаллап булмый: психолог һәм педагоглар һәр укучының тәрбиялелек дәрәҗәсен өйрәнә, – диде Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов. 

Җыелышта федераль белем бирү стандартларының замана мәктәбе алдына яңа бурычлар куюы билгеләп үтелде. Балалар беренче сыйныфтан ук әзерләүче проектлар – шуның бер өлеше. Түгәрәкләр исә балаларның дәрестән тыш вакытын файдалы һәм максатчан итү, сәламәтлекләрен ныгыту максатында оештырыла.

– Тәрбия процессында гаиләнең роле зур булуын истә тотарга кирәк. Әти-әниләр белән уртак тырышлык нәтиҗәсендә генә укытучы баланы бәхетле итә ала. Балалар тәрбияле булсын, шәхес буларак җитлексен өчен, әти-әниләр белән киләчәктә дә кулга-кул тотынып эшләрбез, дип ышанам, – диде Азат Мирзаянов, әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елының 27 октябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев