Соңгы кыңгыраудан соңгы вальс: Районыбызның 11 сыйныф укучыларына аттестат тапшырылды
Мәгариф

Соңгы кыңгыраудан соңгы вальс: Районыбызның 11 сыйныф укучыларына аттестат тапшырылды

Районыбызның 11 сыйныф укучылары өчен матур истәлекле чара – чыгарылыш кичәсе узды.

Быел районыбызның 6 мәктәбен 55 укучы тәмамлады. Укуда аеруча зур унышларга ирешкән өчен урта гомуми белем бирү турында аерым үрнәктәге аттестат һәм алтын медаль белән 11 райондашыбыз бүләкләнде. Тагын 3 укучыга көмеш медаль тапшырылды.

Иң шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган бәйрәм белән егет-кызларны район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләп, матур теләкләрен җиткерде. 

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина егет-кызлар белән горурлануын белгертте, үгет-нәсихәтләрен җиткерде. 

Ата-аналар, укытучылар һәм килгән кунаклар рәхмәт сүзләре әйтте, истәлекләр белән уртаклашты, ә, иң мөһиме, рәхәтләнеп күңел ачты. 

Фото: район хакимиятенең матбугат хезмәте

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев