Республика бәйгесеннән – бүләк белән!
Җиңүчеләр диплом белән бүләкләнде
"Россиянең ел тәрбиячесе - 2025" Республика бәйгесенең зона турында җиңү яулаган "Күбәләк" балалар бакчасы тәрбиячесе Ускова Екатерина Александровна бәйгенең финалында катнашты. Райондашыбыз финалда да уңышлы чыгыш ясады һәм бәйгенең жюри тарафыннан аның чыгышы югары бәяләнде. Екатерина Ускова 2 урынга лаек булды. Аңа бәйгенең дипломын ТР Мәгариф министры Илсур Хадиуллин тапшырды. Шулай ук Мөслим лицее инглиз теле укытучысы Лилия Нуриева «Королева полилингвальности» номинациясендә җиңүче булды. Райондашларыбызның уңышлы җиңүләре белән тәбриклибез һәм уңышлар телибез!
Лилия Хәбибуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев