Олимпиада нәтиҗәләре буенча балалар дүрт беренче урынны яуладылар
Яшь уйлап табучыларны һәм аларның остазы Гүзәлия ханымны искиткеч җиңүләре белән котлыйбыз!
17 апрель көнне Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария медицинасы академиясендә «Минем кече Ватаным» исемле республика яшь уйлап табучылар олимпиадасының финалы узды!
«Минем кече Ватаным» республика яшь уйлап табучылар олимпиадасы – интеллектуаль иҗат өлкәсендәге ярыш. Ул техниканы һәм технологияләрне камилләштерүгә юнәлтелгән, тикшеренү проектларын һәм уйлап табуларны публик яклауны үз эченә ала. Олимпиаданың җиңүчеләре дипломнар, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәләр.
Ярышларда Тат. Бүләр урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Гүзәл Фәйрушина һәм 4 нче сыйныфта белем алучы Айдар Шәйдуллин катнашты (җитәкчеләре –Гүзәлия Шәйгарданова).
Укучылар «Үсемлекчелектә инновацион технологияләр», «Медицина һәм ветеринария: Кешеләр һәм хайваннарның сәламәтлеге», «Социаль инновацияләр», «Үсемлекләр һәм хайваннарның юкка чыгу куркынычы астында булган төрләрен саклап калу» номинацияләрдә икешәр тикшеренү проекты тәкъдим иттеләр һәм якладылар:
Олимпиада нәтиҗәләре буенча балалар дүрт беренче урынны яуладылар. һәр номинациядә - берәр җиңү!
Яшь уйлап табучыларны һәм аларның остазы Гүзәлия ханымны искиткеч җиңүләре белән котлыйбыз!
Фото-Гүзәлия Шәйгардановадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев