Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Мөслимдә «Мин милләтемнең киләчәге, горурлыгы» бәйгесенең зона этабы узды

Балалар үз милләтенең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтте

Кичә Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә «Мин милләтемнең киләчәге, горурлыгы» муниципаль конкурсының зона этабы узды.

Чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балалар үз халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итте. Катнашучылар кызыклы презентацияләр әзерләделәр һәм үз милләтенең тарихы, гореф-гадәтләре, традицион костюмнары, милли ризыклары турында сөйләделәр.

Моннан тыш, укучылар үзләренең осталыкларын да күрсәттеләр: кайсы аш-су пешерү, кемдер тегү, оригами яисә милли ризык әзерләү белән шөгыльләнә.

Фото – Мөслим урта мәктәбе архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев