Мөслимдә “Күренеп тор!” акциясе узды
“Юл иминлеге” ДБУнең Мөслим һәм Сарман районнары буенча бүлек җитәкчесе Алсу Ситдыйкова оештырды
Мөслим урта мәктәбенең ЮИД отряды әгъзалары һәм ”Алдынгылар" хәрәкәте активистлары, кулларына тематик плакатлар тотып, Тукай һәм Пушкин урамнары киселешенә чыктылар. Балалар җәяүлеләр белән әңгәмә кордылар, аларга акциянең максатын аңлаттылар, киемдә яктылык кайтаручы элементлар кулланырга кирәклеген исбатладылар, яктылык кайтаручы беләзекләр һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр бүләк иттеләр.
Фотолар - Алсу Ситдыйковадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев