Мөслим укучысы Айгөл Светлякова үз командасы белән ракета очырды!
Мәгариф

Мөслим укучысы Айгөл Светлякова үз командасы белән ракета очырды!

Мөслим урта мәктәбенең 11 нче энергосыйныф укучысы Айгөл Светлякова командасы белән бергә үзләре проектлап өр-яңадан җыйган ракетаны уңышлы очырды!

Бу зур уңышка юл күптән түгел узган «ФизХимПрорыв в ВШН: олимпиадная траектория» профильле сменасында башланган. Югары нефть мәктәбе остаханәсендә оештырылган «НефтеХим-Акселератор: от молекулы до стартапа» юнәлешендә Айгөл яңа белемнәр һәм практик күнекмәләр үзләштергән.

Дәресләрдә укучылар ракета ягулыгы һәм файдалы йөк параметрларын исәпләргә, 3 үлчәмле модельләштерү нигезләренә өйрәнгәннәр. Ә иң мөһиме: алган белемнәрен гамәлдә кулланып, чын технологик проектны тормышка ашырганнар. Алар ясаган ракета күккә күтәрелгән!

Бу – фәнни идеянең реаль нәтиҗәгә әверелүенә ачык мисал. «НефтеХим-Акселератор» проекты яшьләргә физика һәм химия фәннәрен тирәнтен өйрәнү белән беррәттән, инженерлык фикерләвен үстерергә дә мөмкинлек бирә.

Фотолар – Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән.


Нет комментариев