Мөслим районыннан өч укытучы «Беренче укытучы» бөтенроссия конкурсының икенче турына узды
2026 елгы «Беренче укытучы» бөтенроссия һөнәр бәйгесенең сайлап алу этабындагы беренче тур нәтиҗәләре билгеле булды. Иң куанычлысы: Татарстаннан икенче турга узган биш педагогның өчесе Мөслим районы белем бирү учреждениеләрендә хезмәт куя.
Конкурсның чираттагы этабында Мөслим районыннан Олы Чакмак төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Инзилә Шакирова, Метрәй башлангыч мәктәбе укытучылары Лилия Әхмәтвәлиева һәм Гөлнара Гыймранова катнашачак. Бу район мәгариф системасының югары дәрәҗәдәге әзерлеген һәм педагогларның һөнәри осталыгын тагын бер кат раслый.
Барлыгы сайлап алу этабының икенче турына Россиянең төрле төбәкләреннән 104 башлангыч сыйныф укытучысы узган. Татарстан Республикасыннан исә биш вәкил арасында Мөслим районы педагогларының өчесе булуы аеруча игътибарга лаек.
Читтән торып үткәреләчәк икенче тур июнь аенда уза. Катнашучыларны видеоконференция форматында ике конкурс сынавы көтә. Катнашучыларны ике конкурс сынавы көтә. Ә сайлап алу нәтиҗәләре июль аенда игълан ителәчәк. Иң күп балл җыйган 30 педагог конкурсның финал этабында катнашу хокукы алачак.
Мөслим районы укытучыларына киләсе сынауларда уңышлар һәм лаеклы җиңүләр телибез!
Фотолар - "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев