Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Мәгариф

Мөслим гимназиясе укытучысы ясалма интеллект буенча республика грантын отты

Ул мәктәп укучыларын ясалма интеллект нигезләренә өйрәтәчәк

Мөслим гимназиясенең физика укытучысы Ринат Әгъләмов ясалма интеллект буенча түгәрәкләр алып баручы педагоглар арасында үткәрелгән республика бәйгесендә җиңү яулады. Ул мәктәп укучыларын ясалма интеллект нигезләренә өйрәтү программасында катнашканы өчен 258 624 сум күләмендә грант алачак.

Грантка дәгъва итүчеләрне сайлап алу конкурсы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелде. Җиңүчеләрне билгеләүдә IT тармагы белгечләре катнашындагы профильле комиссия эшләде.

Әлеге программа кысаларында республика буенча барлыгы 339 грант каралган. Шуларның 239ы мәктәп укытучыларына, ә 100е урта һөнәри белем бирү учреждениеләре педагогларына тәгаенләнгән.

Конкурста профильле белемгә ия булган, атналык укыту йөкләнеше кимендә 18 сәгать тәшкил иткән һәм салымнар буенча бурычлары булмаган педагоглар катнашты.

Грант программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Ясалма интеллект алгарышы» («Ясалма интеллект кадрлары») проекты нигезендә гамәлгә ашырыла. Проектның төп максаты – мәктәп укучылары һәм студентлар арасында ясалма интеллект технологияләре буенча белемнәрне киңәйтү, киләчәктә әлеге өлкә өчен белгечләр әзерләү.

Ринат Әгъләмовны әлеге әһәмиятле җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар телибез!

Фото – Ринат Әгъләмовның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев