Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Мәгариф

Мөслим гимназиясе укучысы химиядән 100 балл җыйды

Бердәм дәүләт имтиханнарының беренче нәтиҗәләре билгеле булды

Бердәм дәүләт имтиханнарының беренче нәтиҗәләре билгеле булды. Мөслим гимназиясе укучысы Ранис Гайсин химия фәненнән иң югары нәтиҗәгә ирешеп, 100 балл җыйган.

Бу уңыш – укучының тырыш хезмәте, белемгә омтылышы һәм максатчан әзерлеге нәтиҗәсе. Ранисны имтиханга Татарстанның атказанган укытучысы Венера Семенова әзерләгән.

Химия фәненнән максималь балл җыю – зур казаныш. Мондый нәтиҗә укучының фәнне тирәнтен үзләштерүен һәм Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыруын күрсәтә.

Ранис Гайсинны һәм аның укытучысы Венера Семенованы әлеге зур уңыш белән котлыйбыз! Алга таба да яңадан-яңа җиңүләр, югары нәтиҗәләр һәм тормыш юлында зур казанышлар телибез.

Фото – Ранис Гайсинның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев