Мөслим гимназиясе укучысы Әмир Дәүләтшин математикадан БДИда 100 балл җыйды
Әмир Дәүләтшинны һәм аның остазы Рәмилә Госсамованы зур җиңү белән котлыйбыз
Мөслим районы өчен шатлыклы яңалык! Бүген бердәм дәүләт имтиханының математика фәне буенча нәтиҗәләре билгеле булды. Мөслим гимназиясе укучысы Әмир Дәүләтшин иң югары нәтиҗәгә ирешеп, 100 балл җыйды.
Бу казаныш – озак вакыт дәвам иткән тырыш хезмәтнең, ныклы белемнең һәм үз алдына куелган максатка омтылышның ачык дәлиле. Әмирне имтиханга математика укытучысы Рәмилә Госсамова әзерләгән. Укучы белән укытучының уртак хезмәте искиткеч нәтиҗә биргән.
100 балл – ул югары әзерлек дәрәҗәсен генә түгел, ә зур җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлекне дә күрсәтә. Мондый уңышлар яшьләргә яңадан-яңа үрләр яуларга илһам бирә, ә район өчен чын горурлыкка әверелә.
Әмир Дәүләтшинны һәм аның остазы Рәмилә Госсамованы ихлас күңелдән әлеге зур җиңү белән котлыйбыз. Алдагы тормыш юлында да яңадан-яңа казанышлар, кыю максатларның тормышка ашуын һәм зур уңышлар телибез!
Фото: Әмир Дәүләтшинның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев