Мөслим гимназиясе - RAEX рейтингында
Мәгариф

Мөслим гимназиясе - RAEX рейтингында

Мәктәп рейтингның 38нче баскычында урын алды

 

RAEX рейтинглар төркеме сайты мәгълүматлары буенча, быел Мөслим гимназиясе чыгарылыш укучыларының "Медицина" юнәлешендә көндәшлеккә сәләте буенча Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе арасында 38нче баскычында урын алган.

Беренче урында җиденче тапкыр Сеченов медицина предуниверсарие булса, икенче урынга Казан шәһәренең А.С.Умеркин исемендәге 116нчы лицее лаек булды. "Медицина" рейтингының демократик булуы күзгә ташлана. Эре шәһәрләрдә урнашкан белем бирү учреждениеләре белән беррәттән рейтингта урын алган кечкенә муниципаль районнарның да булуы игътибарга лаек.

Фото – Гөлназ Җәлилова, RAEX рейтинглар төркеме сайтыннан скриншот.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев