Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Март аенда мәктәп укучылары арасында «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе үткәрелде

Мөслим районыннан 2 укучы йомгаклау тантанасына чакыру алды

Март аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе үткәрде.

Мөслим районыннан 2 укучы - Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 9а сыйныфы укучысы Язилә Гәрәева (укытучысы - Синара Яббарова) һәм 8б сыйныфыннан Ислам Нуруллин (укытучысы - Гөлназ Гайнетдинова) - 22 апрель көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында уздырылачак йомгаклау тантанасына чакыру алдылар.

Бу — аларның иҗади сәләтләренең югары дәрәҗәдә танылуы һәм зур уңыш. Егет-кызларга якты тәэсирләр, илһам һәм тантаналы бүләкләү чарасында лаеклы җиңүләр телибез!

Фотолар - Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев