Мәктәптән театрга – бер адым
Мөслим лицеенда “Театр яктылыкка, нурга илтә” проекты кысаларында район мәктәпләренең театр коллективлары сәхнә тотты
Мөслим гимназиясенең башлангычлар сыйныфлар укытучысы Ләйсән Фәхертдинова җитәкчелегендәге “Яшь театр сөючеләр” түгәрәгенең кечкенә артистлары тамашачыларны таң калдырды. Ләбиб Леронның “Аңгыра сарык җүләре” әкият-пьесасын көлмичә карап булмый. Сценарий буенча сарык бәрәне юлында очраган һәр җанварны үзенең зирәклеге белән җиңәргә тиеш иде. Ләйсән Әхмәтгаяновна сценарийларны үзе дә яза. Сәләтле балаларны да таба, заказга декорацияләр, сәхнә өчен кирәкле атрибутларны да ясата.
– Балалар театр сәнгатен ярата һәм бу юнәлешкә бик җайлы, җиңел кереп китә, чөнки сабыйлар әкият һәм маҗараларга ихлас күңелдән ышана. Күңелләрен биреп рольгә керү нәтиҗәсендә сәхнәгә куелган әсәрләр дә уңышлы килеп чыга. Мәктәп һәм театр арасында бик матур күпер төзелеп килә, – ди Ләйсән Фәхертдинова.
Мөслим лицее базасында эшләп килүче “Күңелле сәхнә” театр түгәрәге берничә ел рәттән үзенчәлекле тамашалары белән сокландыра. Гүзәл Вагыйзова белән Ләйсән Сафина җитәкләгән түгәрәк Нәби Дәүлинең “Дуслык” әсәрен сәхнәләштерде.
– Театр түгәрәгенең составы тулыланып килә. Укучылар театр сәнгате осталыгына төшенә. Тамаша алдыннан укучылар белән спектакль темасына сөйләшү уңышлы. Татар әдәбияты дәресләрендә мәктәп программасына кергән әсәрләргә анализ ясау, бүгенге көндә иҗат итүче драматурглар белән очрашу да уңай тәэсирләр генә тудыра. Мөслимнең горурлыгы булган халык язучысы Фоат Садриев көчле драматург буларак та билгеле. Алга таба аның әсәрләренә дә тукталасыбыз килә, – диде Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Сафина.
Конкурсның муниципаль турында җиңү яулаган театр коллективлары “Сәйяр” республика конкурсында катнашачак.
– Шөкер, район мәктәпләренең һәркайсында диярлек балалар театр коллективлары эшләп килә. Аларның төп максаты – балаларга шатлык өләшү, яхшы тәрбия бирү. Муниципаль бәйгедә 17 мәктәп, 11 балалар бакчасы осталыкларын сынаячак. Һәркайсына уңышлар юлдаш булсын! – диде район мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча методисты Нурания Шәймарданова.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев