Мәктәпләрдә үзгәрешләр: тәртипкә билге, телефоннарны тыю һәм чит тел сәгатьләрен киметү
1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә укучыларның тормышына өч мөһим яңалык керәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Каплан Панешка сылтама белән RT хәбәр итә.
Тәртипне бәяләү кайтарыла
СССРда гамәлдә булган «тәртип өчен билге» системасына охшаш эксперимент киңәйтелә. Хәзер 2-8 сыйныф укучыларына (экспериментта катнашкан төбәкләрдә) үз-үзләрен тотышлары өчен аерым билге куячаклар. Һәр субъектта сынап карау өчен унар мәктәп сайлап алыначак.
Кәрәзле телефоннар дәрестә тыела
Укучыларга дәресләр вакытында смартфоннардан файдалану тулысынча чикләнәчәк. Искәрмә бары тик педагогларның яки балаларның гомеренә һәм сәламәтлегенә ашыгыч куркыныч янаганда гына ясалачак. Депутат фикеренчә, бу кагыйдә игътибарны укуга тупларга ярдәм итәчәк.
Чит телләр программасы кыскара
Урта мәктәптә чит телләрне өйрәнүгә бирелгән сәгатьләр саны сизелерлек кими:
Гомуми күләм елына 510 сәгатьтән 408 сәгатькә кадәр кыскара.
5–7 нче сыйныфларда — атнасына якынча икешәр сәгать.
8–9 нчы сыйныфларда — атнасына өчәр сәгать саклана.
Шул ук вакытта мәктәпләр гарәп телен икенче чит тел буларак яки факультатив рәвешендә укыту хокукын алды.
Чыганак: Татар-информ
Фото: Татар-информ
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев