Мәктәп диварлары тылсымлы
Мәктәпләрнең бәйрәмчә бизәлешенә күпләр игътибар иткәндер. Мәгариф учреждениеләренең тәрәзәләрендә бәйрәм рухы чагылыш тапкан
– Яңа елга сыйныфларны бизәү Мөслим гимназиясендә күркәм традициягә әверелде. Быел да укучылар һәм укытучылар бик тырышты. Безнең сыйныф бүлмәсендәге тәрәзәләрдән күчтәнәчләр капчыгын тоткан Кыш бабай, аның артыннан 2026 ел символы – Утлы ат “йөгерә”. Бәйрәм тәрәзәләренә карау белән күңелгә сөенеч тула. Яңа ел бәйрәме якынлашканда, укучыларны да тылсымлы атмосфера биләп ала, – ди гимназия укытучысы Миләүшә Әмирова.
Сыйныф бүлмәләренең тәрәзәләренә Яңа ел темасына матур рәсемнәр ясалган. Тәрәзәләрдә кар каплаган йортларны, бәхетле Кар бабайларны, матур чыршыларны күрергә була.
Мөслим лицееның беренче катында укытучы Ләйсән Яхина ясаган уенчыклар белән бизәлгән чыршы урын алган. Икенче каттагы фән һәм мәгариф залында үзенчәлекле фотозона эшләнгән. Утлы ат елы өчен актуаль булган кызыл, ак төсләрдә ясалган зур сәгать, аның янындагы болан сынына сокланмыйча мөмкин түгел.
Мөслим урта мәктәбендә истәлеккә фотога төшү өчен ике фотозона эшләп куелган. Мәктәпкә керү өлешендә Советлар Союзы чорындагы Яңа ел открыткалары форматында эшләнгән фотозонада Кар бабайлар сәламли. Янәшәдәге каминнан, әйтерсең, җылылык бөркелеп тора.
– Фотозоналарны үзенчәлекле итеп эшләргә тырышабыз. Быел да һәр сыйныф үз фантазиясен күрсәтергә, эше белән барысын да гаҗәпләндерергә тырышты. Кемдер трафарет һәм буяулар кулланды, кайсылары кәгазь яки фольгадан аппликацияләр ясады. Кайбер тәрәзәләр матурлыгы һәм оригинальлеге белән таң калдыра. Бу матурлык укучыларга гына түгел, мәктәп яныннан үтеп йөрүчеләргә дә бәйрәм кәефе тудыра: алар, туктап, кышкы әкияткә сокланып карап тора. Укучыларыбызга һәм укытучыларыбызга шушы матур Яңа ел бизәлеше өчен рәхмәтемне җиткерәм. Менә шундый кечкенә шатлыклар бәйрәмнәрне тагын да тылсымлырак һәм онытылмаслык итә. Яңа ел һәр йортка шатлык, бәхет китерсен! Барлык матур теләкләр тормышка ашсын! – ди Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе директоры Гөлшат Галиева.
Мөслим политехник техникумы да тырышкан. Кеше биеклегендәге Кыш бабай һәм Кар кызы сыннары техникум фойесына урнаштырылган. Заманча киенгән Яңа ел кунакларына карап кына торасы килә.
Авыл мәктәпләре дә бәйрәмне зарыгып көтә. Күбәк мәктәбе коридорында үзенчәлекле фотозона эшләнгән.
– Яңа елга мәктәпне бизәүгә мәгариф хезмәткәрләре аерым җаваплылык белән карый һәм һәр проектка күңел җылысын кертергә омтыла. Кар яуганчы ук укучылар сыйныф бүлмәләрен, коридорларны, тәрәзәләрне бизи башладылар. Яңа ел – могҗиза көтү, узып баручы елга йомгак ясау, киләчәккә планнар төзү вакыты. Бәйрәм атмосферасын булдыру өчен ел саен мәктәпләр дә, балалар бакчалары да зур көч куя. “Яңа елга мәктәпне бизибез” акциясе һәркемдә уңай хис-кичерешләр генә калдыра. Әз генә фантазия дә мәктәп диварларын Яңа ел әкиятенә әверелдерергә сәләтле. Мишура, кар бөртекләре, тематик композицияләр, чыршылар һәм әкият персонажлары бәйрәмгә искиткеч матурлык өсти, дип уйлыйм. Бәйрәм атмосферасы – мәктәпкә позитив өстәүче үзенчәлекле тылсым ул! – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев