Көмеш чыңнар Белем иленә дәште
Быел район мәктәпләрендә 2110 бала белем алачак, шуларның 170е 1 сыйныфка килде.
1 сентябрь – Белем көне уңаеннан район мәктәпләрендә тантаналы линейкалар үтте. Аларның һәрберсендә район вәкилләре, җирлек җитәкчеләре, ветеран укытучылар катнашты.
Тантаналы чараларга Мөслим лицее старт бирде. Белем көне 1 сыйныфка керүче балаларның әтиләре катнашында әзерләгән үзенчәлекле флешмобы белән башланды. Лицейның 1 сыйныфына быел 39 бала килде. Мәктәптә барлыгы 595 укучы белем алачак. Балаларга Альберт Хуҗин һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте исеменнән ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов котлауларын җиткерде. Укучылар мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллинаның да изге теләкләрен кабул итте. Районыбызның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин балаларны тырышып укырга, гыйлем алырга чакырды.
Бәйрәмдә балаларын котларга килгән әти-әниләр генә түгел, оныкларын Белем иленә алып килгән әби-бабайлар күп иде. Мөслим районының Мактаулы гражданины Мизхәт Нәбиевнең улы Мансур Нәбиев лицейны алтын медальгә тәмамлаган. Быел инде оныгын беренче сыйныфка нәкъ шушы мәктәпкә алып килгән.
– Бу мәктәп улыма төпле биреп, аны олы тормыш юлына чыгарды, оныгым да шулай булыр, Алла боерса. Барлык балаларга да яңа уку елында уңышлар юлдаш булсын! – диде ул.
Рәмилә Сәләмова фотосы
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 5 сентябрь санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев